Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Суд приставы сезгә килә

Пенсия фонды идарәсе суд приставлары хезмәте белән берлектә 24 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр страховой взнослар буенча бурычларны җыеп алу буенча айлык игълан итте. Исегезгә төшереп үтәбез, эшмәкәрләр 2014 ел өчен мәҗбүри пенсия һәм мәҗбүри медицина страхованиесе взносларын быелның 31 декабренә кадәр түләргә тиеш. Пенсия страхованиесенә взнос суммасы -17328,48, медицина страхованиесенә...

Пенсия фонды идарәсе суд приставлары хезмәте белән берлектә 24 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр страховой взнослар буенча бурычларны җыеп алу буенча айлык игълан итте.

Исегезгә төшереп үтәбез, эшмәкәрләр 2014 ел өчен мәҗбүри пенсия һәм мәҗбүри медицина страхованиесе взносларын быелның 31 декабренә кадәр түләргә тиеш. Пенсия страхованиесенә взнос суммасы -17328,48, медицина страхованиесенә - 3399,05 сум.
Әгәр эшмәкәр 2014 ел өчен салым органына отчет бирмәсә, Пенсия фондында керем турында мәгълумат булмый. Ул чагында Пенсия фондына страховой взнос сигез минималь хезмәткә түләү (МРОТ) күләмендә булачак: 138600 сум.
Әгәр сез шәхси предприятиегезне ябарга җыенсагыз да салым декларациясен тапшыру мәҗбүри. Декларация тапшырмыйсыз икән, Пенсия фонды сездән страховой взносны 138600 сум күләмендә таләп итәчәк.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеген туктаткан эшмәкәрләрне салым органында исәптән төшәргә чакырабыз. Ябылып та исәптән төшмәсәгез, взнос буенча бурычыгыз җыелачак.
Суд приставлары бурычларын ирекле төстә түләмәгәннәрнең милкенә, хезмәт хакына, пенсиясенә арест салачак. Мондый күңелсез хәлләргә тарымас өчен, Пенсия фонды идарәсе җитәкчелеге пенсия һәм медицина страхованиесе взносларын вакытында түләү юлын эзләргә чакыра.

БЕЛЕШМӘ
Әгерҗе районында 207 эшмәкәр теркәлгән.
294 эшмәкәрнең мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе взносы буенча бурычы 11 миллион 690 мең сумга җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев