Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сугыш чоры балалары хәтере

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә. Тик, ни кызганыч, бу Бөек Җиңүне китергән сугыш ветераннары бармак белән санарлык кына калып бара. Сугыш чоры балалары да бүген җитмештән узганнар бит инде... Шунысы сөенечле, соңгы елларда бу дәһшәтле елларда тормыш авырлыгын өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә үзләренең бала җилкәләрендә күтәргән, колхозда, завод-фабрикаларда...

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә. Тик, ни кызганыч, бу Бөек Җиңүне китергән сугыш ветераннары бармак белән санарлык кына калып бара. Сугыш чоры балалары да бүген җитмештән узганнар бит инде...

Шунысы сөенечле, соңгы елларда бу дәһшәтле елларда тормыш авырлыгын өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә үзләренең бала җилкәләрендә күтәргән, колхозда, завод-фабрикаларда җигелеп эшләгән, әтиләрен сугышта югалтып, гомер буе "әти" дигән кадерле сүзне әйтергә тилмереп үскән буынга да бераз игътибар бирә башладылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек башлану белән Татарстан Республикасының ветераннар советы "Сугыш балалары хәтере" дигән проектны тормышка ашыра башлады. Киләчәктә шундый исемдәге китап та нәшер ителәчәк. Татарстан Журналистлар берлеге президиумы һәм ветераннар советы да хуплап каршы алды.
Хөрмәтле сугыш чоры балалары, без 1926-1943 елларда туганнардан шул дәһшәтле еллар турындагы истәлекләр көтәбез. Сугыш сезнең өчен ничек башланды, сез һәм якыннарыгыз бу елларда ничек яшәделәр, Җиңү көнен ничек каршы алдыгыз? Кыскасы, сугыш еллары һәм шул авыр чорларда сезнең шәхси тормышыгыз турында истәлекләрегез белән уртаклашыгыз. Язмаларыгызны 3-5 биттә татар һәм рус телләрендә язарга мөмкин. Сәламәтлегегез какшаган булса, бу эшкә балаларыгыз һәм оныкларыгызны тартырга була. Хәбәр итсәгез, бу изге эштә сезгә "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хезмәткәрләре дә ярдәмгә килергә әзер.
Җиңүнең 70 еллыгына Татарстан Журналистлар берлеге сезнең язмаларыгыздан торган китап нәшер итәргә җыена. Истәлекләрегезне 2014 елның сентябренә кадәр түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420080, Казан, Декабристлар урамы, 179, ТР Журналистлар берлеге, Фаршатова Люциягә. Язмаларыгызны "Әгерҗе хәбәрләре"нә дә җибәрә аласыз. Алар район гәзите битләрендә дә урын алачак һәм истәлекләрегезне Казанга да җибәрәчәкбез. Сугыш чоры балалары, сездән язмалар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев