Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Сугыш“ игълан ителә

"Сугыш" дигән сүзне ишетүгә, куркып калмагыз. Татарстан Пермьер-министры Илдар Халиков кеше сәламәтлегенә зыян сала, еш кына үлемгә китерә торган составында спирт булган сыекчага каршы сугыш игълан итәргә чакырды. Шул уңайдан районда хәмернең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа киртә кую буенча ведомствоара комиссия утырышында да Әгерҗедә эшмәкәрләр кибетләрендә киштәләрдән, хәтта кайбер...

"Сугыш" дигән сүзне ишетүгә, куркып калмагыз. Татарстан Пермьер-министры Илдар Халиков кеше сәламәтлегенә зыян сала, еш кына үлемгә китерә торган составында спирт булган сыекчага каршы сугыш игълан итәргә чакырды.
 
Шул уңайдан районда хәмернең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа киртә кую буенча ведомствоара комиссия утырышында да Әгерҗедә эшмәкәрләр кибетләрендә киштәләрдән, хәтта кайбер фатир-йортларда итәк астыннан гына сатыла торган "фанфурик"ларга каршы көрәш турында җитди сөйләшү булды.
Күпләрегезнең шәһәр һәм авыл урамнарындагы чокырларда, юл буйларында аунап яткан кечкенә шешәләргә игътибар иткәне бардыр. Бу косметик сыекчалар кеше сәламәтлеге өчен бик зыянлы. Әмма йөз граммга тилмереп йөрүче исерекбашларга эчәргә генә булсын шул. Әлеге сәрхүшләрнең әти-әниләре, хатыннары, балаларыннан әлеге сыекчаларны сатуны нигә тыймыйлар икән дигән зар-моңны еш ишетергә туры килә.
Киңәшмәдә исерекләр эчә торган бу косметик чараларны сата торган эшмәкәрләр белән дә сөйләшү булды. Гадәттә, сәрхүшләр кибеткә кергәч акчаларын сузалар да ни кирәген дә әйтеп тормыйлар, сатучы шунда ук алар кулына "фанфурик"ларны тоттыра. Бу исерекбашларның әлеге шешәләрне эч җылыту өчен алуы аңлашыла, әлбәттә. Ә сатучыга товарны сатарга гына булсын. Алар намус, кеше сәламәтлегенә зыян турында уйлап та карамыйлар. Моннан тыш, мондый "фанфурик"лар, башка төрле спиртлы эчемлекләр белән өйдән йә фатирдан сатучы кәсепчеләрдә дә очрый. Итәк астыннан әнә шундый сыекча алып агуланучылар, үлүчеләр очрап торуы да сәрхүшләргә сабак булалмый.
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сез исерткеч эчемлекне өйдән яки фатирыннан сатучылар турында беләсез икән, кичекмәстән полициянең 02, 22541 телефоннарына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратыгыз. Шулай ук территориаль үсеш бүлегенә 23870 телефонына да хәбәр итә аласыз. Мондый шалтыратулар буенча шунда ук әлеге нокталарга рейдлар оештырылачак.
Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков әйтмешли, сәрхүшләргә начар сыйфатлы спиртлы эчемлек сатучыларга бергәләп сугыш башласак кына, аларның законсыз сатылуын киметә алачакбыз. Битараф булмагыз! Сезнең шалтырату сер итеп саклана.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев