Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сугышка – җәяүләп

Сугыш вакытында яраланган аягы гомер буе сызлап, дәһшәтле көннәрне исенә төшереп торса да, 90 яшенә килеп җитүенә сөенеп туялмый Тансарда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Искәндәр ага ХӘЛИУЛЛИН. - Яшьтәшләремне фронтка сугышның беренче көннәрендә үк алсалар да, күзем авырту сәбәпле, мине 1943 елда гына алдылар. Җилкәмә котомка асып, 40 чакрымнан...

Сугыш вакытында яраланган аягы гомер буе сызлап, дәһшәтле көннәрне исенә төшереп торса да, 90 яшенә килеп җитүенә сөенеп туялмый Тансарда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Искәндәр ага ХӘЛИУЛЛИН.
- Яшьтәшләремне фронтка сугышның беренче көннәрендә үк алсалар да, күзем авырту сәбәпле, мине 1943 елда гына алдылар. Җилкәмә котомка асып, 40 чакрымнан артык җәяү Әгерҗе хәрби комиссариатына баруым - бүгенгедәй күз алдымда, - дип сөйли ветеран. Башта Суслонгерга мобилизацион пунктка, аннан II Украина фронтының 15нче полкына пулеметчик итеп җибәрәләр аны.
- Туган илем һәм якыннарым каршында тойган җаваплылык хисе кыска гына вакыт эчендә курку белмәс солдатка әйләндерде дә куйды, - ди ул. Атышлар вакытында ике тапкыр яралана: берсе - Днепр елгасында, икенчесе - Румынияне азат иткәндә.
- Мин траншеяга качарга өлгермәдем. Ике солдат яраланган килеш өстерәп ябык урынга алып киттеләр. Тик кирәкле урынга илтеп җиткерә алмадылар, пуля тиеп, икесе дә һәлак булдылар. Мин канга баткан хәлдә кырда ятып калдым. Күпме ятканымны белмим, иртән санитар бүлеккә алып киткәндә, бик күп кан югалткан булганмын, - дип сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмый ул.
Аның аягына ампутация ясарга тәкъдим итәләр. Тик Исәкндәр ризалашмый.
- Әле ярый, ризалашмаганмын. Аягым дөрес ялганмаса да, бераз кыскарак булса да, гомер буе үз аягымда йөрдем. Менә 90 яшемдә дә акрын гына булса да йөреп торам, шөкер. Дөрес, бик сызлый ул аягым, һава бозылса төннәрен дә йокларга ирек бирми. Тик сугыш михнәтләренә түзгәнне анысына гына чыдыйм инде, - ди ветеран.
Искәндәр өчен сугыш 1947 елда гына тәмамлана. Туган Кыдырлысына кайтып, бригадир булып эшли башлый ул. Аннан бәхет эзләп Ижауга китә. Тик кендек каны тамган туган як кабат үзенә тартып кайтара җир улын. Бу юлы күрше Тансар авылына кайтып төпләнә ир-егет. Биредә лаеклы ялга чыкканчы тимерче, терлекче булып эшли, фермада атлар, бозаулар карый.
Шәхси тормышына килгәндә, ике тапкыр гаилә корырга туры килә аңа. 35 ел иңне-иңгә куеп яшәгән, биш бала тәрбияләп үстергән җәмәгате Вәсимә вафатыннан соң Мөнәвәрәгә өйләнә. Бүген аның улы Николай һәм аның җәмәгате Валентина Мөхәммәтҗановлар тәрбиясендә яши.
- Балаларым, оныкларым хөрмәтләп тәрбиялиләр. Тормышыбыз җитеш. Хөкүмәт Әгерҗедән бар уңайлыклары булган фатир бирсә дә, шушы йортыбыздан китәсе килми, - ди Искәндәр ага.
Әле ике ел элек кенә балыкка йөргән, рәхәтләнеп газета-журналлар укыган, телевизор караган Искәндәр аганың бүген күп вакыты өйдә тәрәзә каршында үтә.
- Хәзер күзләрем дә начар күрә, колагым да бик ишетми. Менә шушы тәрәзә каршына утырам да, бөтен тормышымны күз алдымнан үткәрәм. Бик озын тормыш юлы үттем. Авырлыклары да, шатлыклары да күп булды. Тик үкенерлек итеп яшәмәдем, - ди ветеран.
Бу, чыннан да, шулай. Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераны - районда хөрмәтле шәхес.
- 90 яшьлек юбилеегыз көнендә Сезгә тирән хөрмәтебезне һәм олы рәхмәтебезне җиткерергә дип килдек, - диде ветеранны олуг юбилее белән котлап район башлыгы Валерий Макаров. Ул юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, бүләкләр тапшырды.
- Мин һәрчак сезнең оптимист булуыгызга сокланам. Укучылар белән очрашуларга килгәндә бу сыйфатыгызны аларга да үрнәк итеп куям. Ни кызганыч, хәзерге буын яшьләренең күбесе авырлыклар алдында бик тиз тез чүгә. Сез исән чагында алар белән ешрак очрашырга, яшьләргә яшәүнең асылы хакында аңлатырга тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көннәрдә без Сезне очрашуларга көтеп калабыз, - диде авыл җирлеге башлыгы Анатолий Касьянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев