Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сугышта үлемнән курыкмадым

"Фронтка үзем теләп киткәнгәме икән, 23 яшьтә генә булсам да, фронтта үлемнән курыкмадым. Ватан азатлыгы өчен гомерем дә җәл түгел иде. Ә менә 95 яшькә җиткәндә үлем куркыта. Яшисе килә әле", ди Әгерҗедә яшәүче сугыш ветераны Ольга БАБКИНА. Район башлыгы Валерий Макаров кызы Надеҗда тәрбиясендә хөрмәттә яшәүче бу ветеранга Җиңүнең...

"Фронтка үзем теләп киткәнгәме икән, 23 яшьтә генә булсам да, фронтта үлемнән курыкмадым. Ватан азатлыгы өчен гомерем дә җәл түгел иде. Ә менә 95 яшькә җиткәндә үлем куркыта. Яшисе килә әле", ди Әгерҗедә яшәүче сугыш ветераны Ольга БАБКИНА.


Район башлыгы Валерий Макаров кызы Надеҗда тәрбиясендә хөрмәттә яшәүче бу ветеранга Җиңүнең 70 еллыгы медален тапшырырга баргач шулай дип каршы алды.
- 23 яшьтә ничек курыкмыйча үз теләгегез белән ут эченә китәргә җөрьәт иттегез? - дигән сорауга Ольга Александровна:
- Тыныч тормышыбызны бозып сугыш башлаган фашистларга нәфрәтем шулкадәр көчле иде. Фронтка җиб
әрүләрен сорап үзем гариза яздым. Тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иттем. Ничә тапкыр фашист һәм үлем белән күзгә-күз очрашканда да курыкмадым. Әмма күз алдымда һәлак булган дусларым әле дә исемнән чыкмый, - дип Ольга Александровна күз яшьләрен сөртеп куйды.. - Сугыш турындагы фильмнарны елый-елый карый әни. Украинадагы канлы вакыйгаларны караганда да күңеле тула, ди кызы Надя.
Җиңүне Прага җирендә каршыласа да , туган якларга 1947 елда гына кайту насыйп була. Ике елдан артык Румыниядә хезмәт итә әле Ольга.
Әнә шулай утны-суны кичеп, бик күп михнәтләр күреп кайткан кыз тыныч тормышта югалып каламени инде?! Тимерьюлчы гаиләсендәге кыз паровоз депосында эшләвен дәвам итә. Озак еллар табельче булып эшләгән Ольга үзлегеннән бухгалтер белгечлеген үзләштереп, пенсиягә чыкканчы шушы вазифасын намус белән башкара. Тынгысыз җанлы Ольга Александровна 55 яшьтән соң да өйдә утыруны күз алдына да китерми. Пычрак эш дип тормый, 11 ел депода
җыештыручы булып эшли.
- Әни гомер буе тик утыруны белмәде. Аңа һәрчак хәрәкәт, эш кирәк булды. Хәзер дә күзлексез китап, гәҗит укый, телевизордан бөтен яңалыкларны карап, миңа әйтеп тора әле. Аның яшьтән үк әнисе кебек озак яшисе килә иде. Әбиебез 97 яшендә вафат булды, - дип сөйли башлаган иде кызы.
- Минем әле әнине дә уздырырга исәп, -диде быел җәен 95 яшен тутырачак Ольга Александровна.
- Болай булгач, Сез безне 100 еллык юбилеегызда көтегез, дип саубуллаштык без менә шундый оптимистик рухта яшәүче хөрмәтле ветеран белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев