Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сукырлар җәмгыятенең Әгерҗедәге бүлекчәсендә исәптә торучыларның җыелышы узды

Халыкара ак кул таягы көне уңаеннан Әгерҗенең халыкны социаль яклау бүлегендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабугадагы җирле оешмасы җитәкчесе Мөнип Гасимов белән очрашу узды.

Сукырлар җәмгыятенең Әгерҗедәге бүлекчәсендә тугыз кеше исәптә тора. Җыелышка аларның алтысы килгән иде.

  • Быел безнең өчен юбилейлар елы. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабугадагы җирле оешмасы барлыкка килүгә  90 ел тулды. Шул уңайдан июль аенда бәйрәм чарасы оештырдык һәм бездә исәптә торучы 300ләп кешегә бүләкләр тапшырдык. Бүген сезгә дә күчтәнәчләр белән килдек, – дигән сүзләр белән Мөнип Исмәгыйлевич очрашуга килүчеләргә оешманың үз предприятиесендә ясалган истәлек бүләкләре таратып чыкты. Сүз уңаеннан: “Алабуганың бөкеләү һәм пластмасс әйберләр предприятиесе“ дә быел  75 еллыгын билгеләп үткән.

Аннан очрашуга килүчеләр үзләрен борчыган проблемалар белән уртаклаштылар. Әгерҗедән Рафис Нуриевны яши торган йортында бернинди уңайлыклар булмау борчый.

  • Күзләрем күрмәгәч, мунча ягып керү дә кыен, урамга бәдрәфкә йөрү дә бик күп уңайсызлыклар тудыра, – диде ул.  Моңа каршы социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зарипова аңа йә социаль хезмәткәр билгеләргә, йә картлар йортына урнашырга тәкъдим итте.
  • Монда чакта яныма күршеләр, дуслар да кереп йөри. Картлар йортына киткән очракта туган йортымны бик сагынырмын дип куркам. Шулай да уйлап карармын, – диде ул.

Очрашуга килүчеләр үзләрен борчыган башка проблемаларны да җиткерделәр.

  • Алга таба да аралашып, бер-беребезне яклап яшик. Безгә карата булган сорауларыгызны социаль яклау бүлеге аша да җиткерә аласыз. Ә без мөмкин кадәр аларны җавапсыз калдырмаска тырышырбыз, – диде Мөнип Гасимов.

Очрашу Иж-Бубыйдан I группа инвалид Рәсил Гайнуллинның чыгышы белән тәмамланды.

  • Безнең Әгерҗе дә быел 80 еллык зур юбилеен билгеләп үтте. Минем сезгә шул уңайдан дөнья күргән журналны бүләк итәсем килә, – дигән сүзләр белән кунакларга  бүләкләр тапшырды ул.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев