Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сулыкларда балалар гомере өзелә

Карелиядә 13 яшүсмернең суда батып үлүе барыбызны да тетрәндерде. Татарстанда да быелгы җәйдә биш баланың гомере сулыкларда өзелде. Җәйге каникулларда күбегезнең балалары үз иркендә, ныклы контроль дә юк аларга. Эссе көннәрдә елга-күл буеннан кайтмыйча су коенып, кызынып ятучы балалар да бик күп. Минем балам белән андый фаҗига килеп чыкмас кебек...

Карелиядә 13 яшүсмернең суда батып үлүе барыбызны да тетрәндерде. Татарстанда да быелгы җәйдә биш баланың гомере сулыкларда өзелде.
 
Җәйге каникулларда күбегезнең балалары үз иркендә, ныклы контроль дә юк аларга. Эссе көннәрдә елга-күл буеннан кайтмыйча су коенып, кызынып ятучы балалар да бик күп. Минем балам белән андый фаҗига килеп чыкмас кебек тоела. Эшкә киткәндә ул-кызларыгызны караучысыз калдыру аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлекне исегездән чыгармагыз.
• Балагыз олылардан башка елга буена киткәндә суга тирән кермәскә, башкалар коена торган урынга гына керергә, ярдан ерак китмәскә кирәклеген кат-кат исенә төшерегез.
• Балагызга суга йөгереп кереп китәргә ярамаганлыгын, әкрен генә атлап керергә кирәклеген кабатлап торыгыз.
• Балагыз елга буенда ялгызы гына калмасын.
• Кечерәк яшьтәге балаларыгызга коену өчен саклану җилеты сатып алыгыз.
• Балагызга кемнендер суга бата башлавын күрү белән өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга кирәклеген әйтегез.
• Балага суда ярты сәгатьтән артык булырга ярамый.
• Әгәр бала белән үзегез дә коенырга, кызынырга килгәнсез икән, дусларыгыз белән сөйләшеп, балагызның су коенуын күздән ычкындырмагыз.
Хөрмәтле өлкәннәр! Болар бер дә катлаулы кагыйдәләр түгел. Балагызның җәйге ялы имин, фаҗигасез узсын өчен үзегез дә аны күзәтүчесез калдырмагыз, әлеге кагыйдәләрне гел кабатлап торыгыз.
Светлана ХӘЙРЕТДИНОВА,
балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия баш белгече.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев