Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Суык бабай битне чеметә

Узган җомгада башланган салкыннар тәкем үзәккә үтте. Быел кыш бик җылы, салкыннар кайчан булыр икән дип йөри идек, менә сиңа, мә! Суык бабай безнең якларга да килеп җитте һәм әле китәргә дә уйламый. Узган җомгада да ук температура минус 30 тирәсендә тирбәлә башлаган иде. Якшәмбе иң салкын көн булды. Бу...

Узган җомгада башланган салкыннар тәкем үзәккә үтте.
Быел кыш бик җылы, салкыннар кайчан булыр икән дип йөри идек, менә сиңа, мә! Суык бабай безнең якларга да килеп җитте һәм әле китәргә дә уйламый. Узган җомгада да ук температура минус 30 тирәсендә тирбәлә башлаган иде. Якшәмбе иң салкын көн булды. Бу көнне Исәнбай һәм Яңавылда температура хәтта 41 градуска кадәр төште, диделәр. Дүшәмбе Девәтернә, Иске Эсләктә минус 38 градус булган. Сишәмбедә исә Красный борда, Көчектә минус 30 градус дип хәбәр иттеләр. Әгерҗедә дә иртәнге биштә 33 градус салкын иде.
- Температура түбән булгач, башлангыч сыйныфларда укулар туктатылды. Әмма укырга килгән балаларны кире өйләренә кайтарып җибәрмибез, дәресләр уздырабыз. Ә аннан соң кечерәк балаларны йә әти-әниләр үзләре каршы ала яисә укытучылар өйләренә озата. Салкыннан куркып тормадылар, дүшәмбе һәм сишәмбе 9 һәм 11 сыйныфлар сынау формасында бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырдылар, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Әгерҗедә бердәм диспетчерлык хезмәтенә фатирларында суык дип мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан бу көннәрдә. Дүшәмбе - дүрт, сишәмбе ике кешедән шундый мөрәҗәгать алынган.
- Гагарин урамындагы 4нче йортта яшәүчеләр фатирларында 18-19 градус кына дип шалтыраттылар. Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, - ди "Идарәче компания" ширкәте җитәкчесе Рөстәм Вәлиев.
Суык бабай битне чеметсә дә, бу көннәрдә өшеп ашыгыч ярдәм чакыртучылар, хастаханәгә эләгүчеләр булмаган.
Атна ахырына кадәр температура 27-33 градус булачак. Калынрак киенегез, урамда озак йөрмәгез дип киңәш итәбез. Синоптиклар киләсе дүшәмбегә 19-20 градус булачак, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев