Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сыер абзары төзүгә – 200 мең сум

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өчтән дә ким булмаган сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 200 мең сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтергә җыена. - Тик моның бер шарты бар: хуҗа сыерлар санын сигезгә кадәр җиткерергә һәм сыер абзарын шуның кадәр мал сыярдай итеп төзергә тиеш, - ди район...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өчтән дә ким булмаган сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 200 мең сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтергә җыена.
 
- Тик моның бер шарты бар: хуҗа сыерлар санын сигезгә кадәр җиткерергә һәм сыер абзарын шуның кадәр мал сыярдай итеп төзергә тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Хәзерге вакытта авыл жаирлеге Советларында халыктан заявкалар җыю бара. Сыер башын сигезгә җиткерергә ниятләре булганнар кичекмәстән үз авыл җирлекләре Советларына мөрәҗәгать итә алалар.
Сүз уңаеннан: район статистика бүлеге мәгълүматларына караганда, 1 апрельгә райондагы шәхси хуҗалыкларда 2063 сыер исәпләнә. Ә абзарында өч һәм аннан артык сыер тотучылар саны - 116.
Шөкер, Татарстан Хөкүмәте авыл җирендә өч һәм аннан күбрәк сыер тотучыларга ярдәм итү җаен табып тора. Әнә, күптән түгел Татарстан Министрлар Кабинеты өч һәм аннан күбрәк сыеры булган хуҗалыкларга ташламалы шартларда сыер саву аппараты сатып алу мөмкинлегенә кагылышлы карар кабул иткән иде. Авылларда мондый шартларда аппарат сатып алырга теләүчеләр саны артканнан-арта бара. Кичкетаң авыл җирлегендә генә дә 14 кеше заявка биргән инде.
- Бүгенге көнгә сыер саву аппаратын ташламалы бәядән сатып алырга теләүчеләр саны 27гә җитте, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Ленар Сабиров.
Сыер саву аппаратларын әллә кая барып алырга да кирәкми: аларны халыкка Арчадан алып килеп тә бирәләр.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев