Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Таң“ кызлары-йолдызлары

Ямурза - нефть һәм газ чыгару буенча бик күп еллар дан тотучы авыл. Биредәге нефть чыгару предприятиесенә төрле авыл-шәһәрләрдән килеп эшләүчеләр дә күп. Аларның барысы да "Таң" ашханәсендә туклана. Оешмага Салагыш, Уразай, Чилчә, Кадрәк, Ташлы, Маяк, Красный бор, хәтта Алабугадан килеп эшлиләр. Аларны кайнар аш белән тәэмин итү - "Таң"...

Ямурза - нефть һәм газ чыгару буенча бик күп еллар дан тотучы авыл. Биредәге нефть чыгару предприятиесенә төрле авыл-шәһәрләрдән килеп эшләүчеләр дә күп. Аларның барысы да "Таң" ашханәсендә туклана.
Оешмага Салагыш, Уразай, Чилчә, Кадрәк, Ташлы, Маяк, Красный бор, хәтта Алабугадан килеп эшлиләр. Аларны кайнар аш белән тәэмин итү - "Таң" ашханәсе хезмәткәрләре җаваплылыгында. Ашханәдә уңган-булган, җитез, өлгер алты хатын-кыз эшли. Гөлнара Закирова, Әлфия Әхмәдиева, Вәсимә Мөхәммәтҗанова, Ләйсән Исмәгыйлева, Фирзилә Сабирҗанова, Татьяна Панова һәм аларның җитәкчеләре Әлфия Рәхмәтуллина турында бары мактау сүзләре генә ишетәсең. Ике сменада эшләүче аш-су осталары - иртәнге сәгать алты тулганчы ук эш урынында. Иртәнге чәйгә кайнар коймак, ризыклар телеңне йотарлык була. Төшке ашка меню тагын да байый. Кичкә бик тәмле итеп төрледән-төрле итле ризыклар әзерлиләр. Нефтьчеләр, юлчылар гына түгел, авыл халкы да керә ашханәгә. Ә кызлар һәркемне ачык йөз белән каршы алалар, тиз генә хезмәт күрсәтеп, сыйлап чыгаралар.
Ашханә кызлары пешергән икмәкне дә авыл халкы бик яратып ала. Ямурза икмәген башка авыллардан да килеп алучылар бар. Хәтта Алабугадан килеп эшләүчеләр дә өйләренә алып китәләр. Аш-су осталары заказ буенча салатлар да ясыйлар, тавык, каз, үрдәк кыздыралар, берсеннән-берсе тәмле камыр ашлары да әзерлиләр. Авыл халкы алар пешергән кәбестә бөккәне, татлы күмәчләр, йомырка һәм җимеш бәлешләре, кыстыбыйны бик яратып ала.
Менә шулай, бик күпләрдән рәхмәт ишетеп уза "Таң" ашханәсе хезмәткәрләренең эш көне. Сез дә Ямурза якларына килеп чыксагыз, "Таң" кызлары-йолдызлары ашханәсенә керми китмәгез.
Раилә ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев