Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Табиблар ник китә?

    Район үзәк хастаханәсендә эшләүче алтын куллы ирле-хатынлы табиблар Шадриннарның тиздән эштән китәчәкләре турындагы хәбәрне ишеттек тә, өнсез калдык. Бу табибларны без күптән беләбез. Алар кулы астында дәваланган район халкыннан Галина Николаевна, Алексей Александрович турында да һәрвакыт бары яхшы сүзләр, алар адресына рәхмәтләр генә ишетергә туры килә. Без, хатын-кызлар, тәҗрибәле табибә-гинеколог...

    Реклама

    Район үзәк хастаханәсендә эшләүче алтын куллы ирле-хатынлы табиблар Шадриннарның тиздән эштән китәчәкләре турындагы хәбәрне ишеттек тә, өнсез калдык.
    Бу табибларны без күптән беләбез. Алар кулы астында дәваланган район халкыннан Галина Николаевна, Алексей Александрович турында да һәрвакыт бары яхшы сүзләр, алар адресына рәхмәтләр генә ишетергә туры килә. Без, хатын-кызлар, тәҗрибәле табибә-гинеколог Галина Николаевнага еш мөрәҗәгать итә идек. Мөлаем, киң күңелле бу табибә - чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы. Соңгы елларда катлаулы операцияләр ясап та күпме гүзәл затларны дәвалады ул. Ә хәзер аны кем алыштырыр дип борчылабыз. Бу табибларның Әгерҗедән китүе бик кызганыч, әлбәттә.
    Алексей Александровичны да районда Ходайдан җибәрелгән табиб, диләр. Аның алтын куллары күпме операцияләр ясап, авыруларның гомерләрен саклап калгандыр.
    Соңгы елларда район үзәк хастаханәсендә табибларга кытлык үзен нык сиздерә. Халык абруен яулаган тәҗрибәле докторларны ничек тә үзебездә калдырасы иде.
    УРАЗАЕВА, БӘХТИЯРОВА, НӘБИУЛЛИНА һәм башкалар.
    Әгерҗе шәһәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: