Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Табигатькә зыян салучыны тапсаң - акча ал

    Экологиягә зыян салучылар турында мәгълүмат җиткерүчеләрне бүләкли башлыйлар. Агымдагы елның 1 августыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына кулланыш яки җитештерү калдыкларын тиешсез урынга ташлаучы һәм карьерларны законсыз эшкәртүчәр турында хәбәр салган кешегә 1 мең сумакча түләнәчәк. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамов сүзләренчә, республикабызда актив позицияле...

    Экологиягә зыян салучылар турында мәгълүмат җиткерүчеләрне бүләкли башлыйлар. Агымдагы елның 1 августыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына кулланыш яки җитештерү калдыкларын тиешсез урынга ташлаучы һәм карьерларны законсыз эшкәртүчәр турында хәбәр салган кешегә 1 мең сумакча түләнәчәк.

     

     

    Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамов сүзләренчә, республикабызда актив позицияле гражданнар яши. "Халык контроле" системасына чүплекләр, һава, су, санитар вәзгыять, законсыз карьерлар категорияләре буенча табигатькә зыян салучылар турында мәгълүматлар шактый күп алына.

    Шулай ук законсыз чүплекләрне ачыклау максатын йөрткән "Мәктәп экопатруле" проекты да укучыларда зур кызыксыну уяткан. Бу система аша узган уку елы дәвамында 1 463 хәбәр алынган.

    Әмма бу проектлар инде булган хокук бозуны гына ачыкларга ярдәм итә. Тиешсез җирдә чүплек оештыручыны табу исә бер дә җиңел түгел. Министрлык инспекторларына чүптә казынып, аны ташлаучы турында мәгълүмат бирергә мөмкин кәгазь кисәкләре, чеклар һ.б. эзли. Әмма күпчелектә мондый законсыз чүплекләрне бу җирләр кем карамагында - шул җыештырырга мәҗбүр. Еш кына моңа бюджет акчалары сарыф ителә.

    Әйләнә-тирәгә зыян салучы физик яки юридик затларны ачыклауда гражданнарны стимуллаштыру турында карар кабул ителгән. Түләүләр "2014-2020 елларда әйләнә-тирәне саклау, Татарстан табигый ресурсларын саклау һәм торгызу" дәүләт программасы кысаларында республика бюджетында каралган акчалар хисабыннан башкарылачак. Рамил Низамов хәбәр иткәнчә, быелга бу максатларга 5 миллион сум акча каралган.

    Хокук бозуларны теркәргә ярдәм итү һәм моның өчен 1 мең сум алу өчен гражданин кулланыш яки җитештерү калдыкларын тиешсез урынга ташлау яки карьерларны законсыз эшкәртү очрагын видеога яки фотога төшерергә тиеш. Бу фотоларда һәм видеода нәкъ менә хокук бозу вакыты теркәлергә, хокук бозучыны табарга мөмкинлек биргән мәгълүмат чагылдырылырга тиеш. Әйтик, машина номеры һәм хокук бозучының йөзе күрсәтелү зарур. Әйләнә-тирәгә зыянны аерым физик зат сала икән, бу турыда хәбәр салучы әлеге кешенең исем-фамилиясен, яшәү урынын белергә тиеш.

    Шулай ук бу мәгълүматлар белән бергә фото һәм видео төшерү вакыты күрсәтелергә тиеш. Боларның барысын да Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына өч юл белән җибәрергә була: электрон почта аша, ведомствоның сайтындагы интернет-кабул итү бүлеге аша яки министрлыкның территориаль бүлекчәсенә шәхсән килеп. Шулай ук хокук бозучы турындагы мәгълүмат белән бергә, бу мәгълүматны җибәрүче турындагы белешмә - исем-фамилия, адрес, телефон номеры.

    Ирекле ярдәмчеләргә акчалата бүләкләр хокук бозу турында карар чыгарылганнан соң 5 көн эчендә түләнәчәк. Рамил Низамов сүзләренчә, инспекторлар мондый карарны, гадәттә, 1 ай, күп дигәндә 2 ай дәвамында чыгара.

    Интертат ру.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: