Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Табын муллыгы – тырышлыкта

Авылларда күпләп терлек асраудан табыш алучылар саны арта бара, шөкер. "Абзарыңда малың булса, өстәлең сыйлы була", - дип фикер йөртәләр Иж-Бубыйда гомер кичерүче фермерлар Илдус һәм Гөлнар ФӘЙЗУЛЛИННАР да. Гаилә корып яши башлаганнан бирле абзарларын буш тотканнары юк аларның. "Йокы тамак туйдырмый. Ә абзарыңда малың булса, йоклап ятып булмый. Авыл...

Авылларда күпләп терлек асраудан табыш алучылар саны арта бара, шөкер. "Абзарыңда малың булса, өстәлең сыйлы була", - дип фикер йөртәләр Иж-Бубыйда гомер кичерүче фермерлар Илдус һәм Гөлнар ФӘЙЗУЛЛИННАР да.
Гаилә корып яши башлаганнан бирле абзарларын буш тотканнары юк аларның. "Йокы тамак туйдырмый. Ә абзарыңда малың булса, йоклап ятып булмый. Авыл кешесенең яшәү чыганагы инде ул терлек", - дип фикер йөртә хуҗа. Колхозлар барында "Искра"да күп еллар ферма мөдире булып эшләгән Илдус. Ә агрофирма оешкач, бригадир вазифасын башкарган. Биш ел элек бу эшен дә калдырырга туры килә аңа. Менә шуннан соң ныклап терлекчелек белән шөгыльләнергә карар кыла Фәйзуллиннар гаиләсе. 58800 сум субсидияне башта Гөлнар ала. Бу акчаларны үгезләр сатып алуга тоталар. Аннан шушы ук субсидияне Илдус та хәстәрли һәм үзләренеке янына тагын 25 баш куян алып кайталар. Үрчи-үрчи йомшаккайларның баш саны тиз арада йөздән дә артып китә. "Инде куян итен сатып алучы клиентларыбыз да барлыкка килгән иде. Күпләп күчтәнәчкә дә биреп җибәрдек", - дип сөйли Гөлнар. Болай үткән заманда сөйләвенең җитди сәбәбе бар: Яңа ел алдыннан гына ниндидер авыру аркасында куяннар үлеп беткән. "Алар яшәгән читлекләр яныннан узган саен, йөрәгем чәнчеп куя. Бигрәк матурлар, йомшаклар иде", - ди хуҗабикә. "Бу читлекләрне буш тотып булмас. Аллаһ бирсә, көннәр җылыту белән янә куяннар алып кайтырга ниятлибез", - дип дәвам итә.
Хәзерге вакытта абзарларында 20 башлап терлекләре бар. Быел җәен "Россельхозбанк"тан 600 мең кредит алып, Менделеевскидан 12 баш буаз тана һәм үгез алып кайтканнар. "Кредит алган көнне озак онытмабыз әле. Акчаларны өйгә алып кайткан төнне Пугачевода шартлаулар булды. Инде ул акчаларның кирәге дә булмас дип курыккан идек", - дип искә алалар әле дә тетрәнеп коточкыч шартлауларны.
Менделеевскидан алып кайту белән бер таналары чирли. "Аны исән калдыру өчен мал табибы Әнвәр абый күпме тырышты?! Тик берничек тә коткарып калып булмады", - ди Илдус. Гомумән, киңәшләре белән ярдәм итүче, кирәк икән өйгә дә килеп дәвалаучы хөрмәтле мал табиблары Әнвәр Мәхмүтовка, Галия Гусевага зур рәхмәтле алар.
Таналары исә исән-имин бозаулап, бүгенге көндә хуҗаларын мул савым белән сөендерәләр. Башта ике айлап бозауларына әниләренең сөтләрен эчерткәннәр. Ә октябрьдән сөттән яхшы гына керем ала башлаганнар. "Саву аппараты сатып алдык. Сыерларыбызны тәҗрибәле савымчы Юлия Долганова шул аппарат белән сава, эшен җиренә җиткереп башкара", - диләр. Язын, сыерлар көтүгә чыккач, көтүче дә кирәк булыр дип планлаштырып торалар.
Ә сөтләрен Тирсә эшмәкәре Райен Харисовка илтеп тапшыралар алар. "Литрын 13 сум 50 тиен белән алалар, атна саен исәп-хисап ясап баралар", - диләр. Авыл халкын да тәмле куе сөт белән тәэмин итәләр. "Сеңлем Гөлчәчәкнең шәхси кибетенә көн саен унар шешә сөт илтәбез, сатылып бетә. Әлеге акчалар вак-төяк чыгымнарга бик тә ярап куя", - дип шатлана Гөлнар. Көздән күп итеп ашлыкны арзан бәядән сатып алуларына да сөенеп туялмыйлар. "Әгерҗедән бертуган эшмәкәрләр Илнур һәм Илшат Мөстәхимовлар ашлыкны да, саламны үз тракторларында өебезгә үк китереп бирделәр", - диләр. Печән әзерләүдә исә авылдашлары Раиф Тукаев, Резил Гобәйдуллинның, кодалары Фәрит Сабитовның ярдәме бик зур булган.
Ә менә маллар карауда уллары Резил - уң куллары аларның. "Ашатырга керүебезне көтеп алалар, мөгрәп сәламлиләр", - ди Резил. Гаиләнең "эш көне" иртәнге бишенче яртыда ук башлана. Иртән малларга коры он белән печән генә бирсәләр, көндез һәм кичкә азык ишегалдындагы махсус "ашханә"дә әзерләнә. "Малкайлар өчен ашханә - 80шәр литр сыешлы ике казан, шунда өчәр тапкыр ачыткы ясыйбыз, арпа пешерәбез", - ди хуҗа.
Мөгезле терлек симертеп, суеп сату эшен дә җайга салганнар. Әнә, декабрьдә генә дә биш үгез суеп сатканнар. "Итне сату буенча бернинди проблема да юк. Көн саен диярлек шалтыратып, сатуга ит бармы-юкмы дип кызыксынып торалар. Итебезне авылдашлар да яратып ала, Әгерҗедә, хәтта Ижауда да даими клиентларыбыз бар", - диләр. Башка елларны күпләп каз үрчетеп тә сатканнар, ә быел 35 баш үрдәк суйганнар.
Менә шулай, күктән төшкәнне көтеп ятмыйча, әмәлен эзләп, үз тырышлыклары бәрабәренә тормыштан канәгать булып яши бүген Фәйзуллиннар гаиләсе. Киләчәктә сыерлар санын арттырырга, үз территорияләренә зур итеп заманча терлек бинасы салырга ниятлиләр. Заман авырлыкларыннан курыкмыйча, "авылда яшәп булмый" диючеләргә киресен раслап гомер кичерүче Фәйзуллиннарның яшәү рәвеше күпләргә үрнәк бүген.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев