Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Табыннарны баетуда безнең дә өлеш бар

Моннан 9 ел элек райондагы авыл җирләренең 88 проценты инвестор карамагына бирелгән иде. Бүген "Нәүрүз", "Агро-Кама", "Агро-Престиж" ширкәтләрендә ике меңгә якын кеше хезмәт куя. Алар һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршы ала? Бу хакта әлеге ширкәтләрнең директоры Илгиз САЛИХОВ сөйли. "Нәүрүз" ширкәте - Терлекчелек юнәлешен үз эченә алган "Нәүрүз" ширкәтендә...

Моннан 9 ел элек райондагы авыл җирләренең 88 проценты инвестор карамагына бирелгән иде. Бүген "Нәүрүз", "Агро-Кама", "Агро-Престиж" ширкәтләрендә ике меңгә якын кеше хезмәт куя. Алар һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршы ала? Бу хакта әлеге ширкәтләрнең директоры Илгиз САЛИХОВ сөйли.

"Нәүрүз" ширкәте
- Терлекчелек юнәлешен үз эченә алган "Нәүрүз" ширкәтендә 774 кеше эшли, уртача хезмәт хакы - 13 мең 200 сум. Бүгенге көндә терлекчеләр карамагында 13489 мөгезле эре терлек һәм 7213 дуңгыз бар. Тугызбуй зонасындагы фермаларда ит юнәлешендәге 3154 терлек симертелә. Озакламый әлеге фермалардан итне дәүләткә тапшыра башлаячакбыз. Ә менә дуңгызчылык комплексында җитештерелгән итне тере авырлыгы 127 сумнан Чаллы һәм Удмуртия предприятиеләренә сату эше җайга салынган. Сөткә килгәндә, 9 ай нәтиҗәләре буенча һәр сыердан көнгә уртача 15,8 килограмм сөт савып алынды. Ел ахырына да шушы күрсәткечләр белән чыга алырбыз дип уйлыйм. Узган ел бу сан 10,2 килограмм гына иде. Савым артуда мегаферма бик зур роль уйный. Чит ил сыерлары көнгә уртача 25 килограмм сөт бирәләр бүген. Алар арасында 40 килограммга кадәр бирүчеләре дә бар хәтта. Югары сортлы 30 тонна сөт килограммы 21 сум 70 тиен белән көн саен Сарапулга озатыла.
Сүз уңаеннан: мегаферманы сафка бастыру буенча 1 миллиард 100 мең сум акча үзләшетерелде инде, шуның 265 миллион сумы чит илдән таналар сатып алуга, 130 миллион сумы җиһазларга тотылды. Быел анда тагын бер сыерлар корпусын төзүне төгәлләргә планлаштырабыз. Аларга шушы сыерлардан туган таналар урнаштырылачак. Нәтиҗәдә, мегафермада сыерлар саны тагын да артачак. Бүген биредә 80 кеше эшли. Аларны бушлай ашатабыз, эш урынына кадәр транспорт белән алып киләбез.
Мегафермада сыерлар санын арттырсак та, башка авыллардагы фермалар үз эшчәнлекләрен туктатмаячак. Димәк, халык эшсез калмаячак.

"Агро-Кама" ширкәте
- Үсемлекчелек белән шөгыльләнүче "Агро-Кама" ширкәтендә 1124 кеше эшли, аларга айга уртача 14 мең 200 сум хезмәт хакы түләнә. Үз эшен зур җавалылык тоеп башкаручы авыл хезмәтчәннәре арасында моңа караганда бермә-бер күбрәк хезмәт хакы алучылар да бар. Әйтик, III участоктан бер механизаторга җәйге өч айда 31, 77 һәм 45 мең сум хезмәт хакы исәпләнгән. Ә тугыз ай нәтиҗәләре буенча аның уртача айлык хезмәт хакы 27 мең сум тәшкил итә.
Комбайнчылар да лаеклы хезмәт хакы алыр дип уйлыйм. Аларга хезмәт хакы да, натуралата түләү дә октябрь-ноябрь айларында бирелеп бетәчәк. Урып-җыю кампаниясе башланганчы ук иң күп ашлык суктыручыларга бозаулар вәгъдә иткән идек. Нью-Холланд комбайннарында эшләп, призлы урыннарга чыгучыларга 400, 250, 100 кило авырлыктагы, искерәк комбайнда эшләп I урынга чыгучыга 250 килолы бозау бирәчәкбез.
Ә урып-җыю кампаниясенә килгәндә, бер гектардан 22 центнер уңыш җыеп алдык быел. Бу, узган алга караганда, күбрәк. Октябрь ахырына кадәр кукурузны да урып бетерергә планлаштырабыз. 10367 гектарда көзге чәчү эшләре башкарылды. Туңга сөрелгән җирләрне эшкәртү дә ахырына якынлаша. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының таләбен искә алып, быел күбрәк мәйданнарны сукалауга һәм туфракны тирәнрәк итеп эшкәртүгә игътибар бирдек. Бу җәйләрнең коры килүен исәпкә алып, туфракта дымны саклау һәм арттыру өчен кирәк.
"Агро-Кама" ширкәте хезмәтчәннәре тырышлыгы белән терлекләрне исән-сау кышлатырлык азык хәзерләнде, бер шартлы баш терлеккә ... центнер азык берәмлеге туры килә.

"Агро-Престиж" ширкәте
- Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче "Агро-Престиж" ширкәтендә - 76 эшче. Аларның уртача айлык хезмәт хакы 16 мең 400 сум. Быел көз коры килде, бәрәңгене вакытында җыеп Красный бордагы саклагычка урнаштырып куйдык инде. Гектарыннан уртача 165әр центнер икенче икмәк чыкты. Өлкәннәр көне алдыннан Әгерҗедә узган ярминкәдә дә халык безнең бәрәңгене яратып алды. Ихтыяҗы булган кешегә Красный бор саклагычына килеп сатып алу мөмкинлеге дә бар.
Менә шулай, эшчәнлегебезне төрле юнәлешләрдә алып барып, илне туендыруга без дә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Һәр тармакта да күңелен биреп эшли торган эшсөярләр, уңганнар күп. Хезмәт сөючән авыл кешесе теләсә нинди шартларда да үз эшен җиренә җиткереп башкара белә ул. Андыйларга хөрмәтебез дә, рәхмәтебез дә зур. Киләчәктә дә район, республика табынын баетуда бергәләп эшләрбез дип ышанам.
Язманы Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев