Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тагын берәүдә – себер түләмәсе

Кукмара районында бер ир-атның авыру мал суйганда себер түләмәсе (сибирская язва) йоктыруы турында бөтен Татарстан шаулаган иде. Шул ук районда тагын бер кешенең әлеге куркыныч авыруны йоктыруы ачыкланды. Себер түләмәсе йорт һәм кыргый хайваннар арасында очрый торган аеруча куркыныч йогышлы авыру икәнен беләсез инде. Революциягә кадәр ул Себер губернасында киң...

Кукмара районында бер ир-атның авыру мал суйганда себер түләмәсе (сибирская язва) йоктыруы турында бөтен Татарстан шаулаган иде. Шул ук районда тагын бер кешенең әлеге куркыныч авыруны йоктыруы ачыкланды.

Себер түләмәсе йорт һәм кыргый хайваннар арасында очрый торган аеруча куркыныч йогышлы авыру икәнен беләсез инде. Революциягә кадәр ул Себер губернасында киң таралган булган һәм авыруның исеме дә шуннан алынган.
Бу инфекциянең яңадан баш калкытуына нәрсә сәбәп булган соң? Кайбер төбәкләрдә бу йогышлы авырудан үлгән хайваннар җирләнгән иске каберлекләр тиешенчә сакланмый. Аннан соң әлеге каберлекләргә якын урыннарда җир, төзелеш яки авыл хуҗлыгы эшләре алып баралар. Кайчакта хайван суйганда ветеринария- санитария кагыйдәләрен тупас бозалар.
Әгерҗе районында себер язвалы хайваннар җирләнгән 41 каберлек бар. Алар ветеринария таләпләренә туры китереп саклана. Хәзер мондый куркыныч авырудан үлгән хайваннар өчен типовой биотермик чокырлар булдырылды.
Үлгән хайваннарны җирләү кагыйдәләрен бозган өчен Административ кодекс нигезендә штрафлар каралган:
- гражданнарга - 4-5 мең сум;
- җаваплы затларга - 20-40 мең сум;
- юридик белемсез эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә 40-50 мең сум штраф яки 90 тәүлеккә эшчәнлеген туктатып тору;
- юридик затларга - 500-700 мең сум яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә туктатып тору.
Читтән хайван сатып алып кайтучыларны аеруча сак булырга чакырабыз. Монда ветеринария хезмәте белән килешү мәҗбүри таләп булып тора. Читтән хайван кайтарткан очракта аны карантинда тоту да мәҗбүри.
Хәзер район-шәһәрләрдә көзге ярминкәләр бара. Итне ветеринария-санитария экспертизасы үткәрмичә сату катгый тыела. Тиешле булмаган урыннарда ит сатучылар да штрафка тартыла.
Шәһәр халкын да теләсә нинди урыннан, ветеринария белешмәсе булмаган хуҗалардан ит сатып алмаска чакырабыз.
Александр ЛИТВИНОВ,
Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы.
Илгизәр ХАЛИКОВ,
Әгерҗе районының баш ветеринария табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев