Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тагын газсыз калмабызмы

Әгерҗе районында 76 котельный социаль объектларны, фатирларны җылылык белән тәэмин итә. Әмма аларда газ казаннары бик нык тузган. Авыллардагы котельныйларда 10-15 елдан артык эшләгән казаннарның 35е кичекмәстән алыштыруны таләп итә. Җылылык белән тәэмин итүче "Тепло" һәм "Теплосбыт" ширкәтләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә әлеге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясалды, газ өчен...

Әгерҗе районында 76 котельный социаль объектларны, фатирларны җылылык белән тәэмин итә. Әмма аларда газ казаннары бик нык тузган. Авыллардагы котельныйларда 10-15 елдан артык эшләгән казаннарның 35е кичекмәстән алыштыруны таләп итә.

Җылылык белән тәэмин итүче "Тепло" һәм "Теплосбыт" ширкәтләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә әлеге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясалды, газ өчен бурычларны кайтару турында җитди сөйләшү булды.
- Әгерҗе районын җылылык белән тәэмин итүне үз кулыбызга алганчы, бу эш бик яшерен, "кара пәрдә" артында иде. Бернинди контрольлек итү мөмкинлеге булмады. Чөнки әлегә кадәр Әгерҗе районын җылылык белән тәэмин итү схемасы юк иде. Хәзер бу схема эшләнде һәм депутатлар тарафыннан расланды. Без җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләүгә керештек. Җылылык трассалары, газ казаннары бик тузган. Аларны заманчага алыштыру эшен башладык. Идарә итү аппаратын үзгәртеп, Идарәче компания төзедек. Бу җаваплы эш "Эн-Тикомпани" директоры Илнур Әүхәтшинга тапшырылды. Газ өчен бурычларны әкренләп каплыйбыз. Ләкин район халкының да газ өчен бурычы 10 миллион сумнан артык. Менә шул бурычларны халыктан җыеп алу буенча суд приставлары, Идарәче компаниянең бик зур ярдәме кирәк, - диде "Тепло" һәм "Теплосбыт" учредителе Николай Тимофеев.
Район башлыгы Валерий Макаров та кышка кергәндә авыллардагы газ казаннарының бик нык тузган булуы турында борчылып сөйләде.
- Мәсәлән, Иж-Бубый, Иж-Бәйки мәдәният учакларында газ казаннары 1989, 1999 елларда чыгарылган. Менә шундый "карт" казаннар белән ничек кышларга? Башка социаль объектлардагы казаннарның да "яшьләре" 10 елдан артык. Без аларны заманча казаннарга алыштыру юлларын эзлибез. Киләсе елга республика программасы буенча 15 газ казаны алыштырылачак. Быелгы кышны шушы иске казаннар белән уңышлы гына чыгу өчен тырышырга кирәк. Ул-бу була калган очракта да без бер генә социаль объектны да җылылыксыз калдырмау юлын табарга тиеш, - диде район башлыгы.
Валерий Макаров халыктан җылылык өчен бурычларны җыеп алуда Идарәче компаниянең һәм суд приставларының канәгатьләнерлек эшләмәвен тәнкыйтьләп алды һәм бу мөһим эшне ашыгыч төстә башкару буенча бурычлар куйды. Зур бурычлары җыелган халык коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәндә, Әгерҗе районына килә торган газ кранын тагын ябып куячаклары турында уйламый микәнни? 2012 елда газ өчен зур бурычлар җыелу нәтиҗәсендә кайнар сусыз тилмергән җәй сабак булырга тиеш иде бит инде. Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барган райондашлар явыз бурычлылар аркасында тилмерергә тиеш түгел бит.
Район хакимияте һәм җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләр, Идарәче компания җитәкчеләре җылылык белән тәэмин итү һәм аның өчен түләү мәсьәләләре турында киләчәктә дә даими җыелып, проблемаларны чишү юлларын уртага салып сөйләшү турында килештеләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев