Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Таксины тәртәгә кертәләр

Яңа ел яңа законнары белән килә. Халыкка такси хезмәте күрсәтүдә җитди үзгәрешләр буласы хакында ел башында ук сүзләр йөри башлаган иде. Нәтиҗәдә 10 октябрьдә Татарстанда бу эшне җайга салу турында закон кабул ителде. Әлеге закон нигезендә такси пассажир өчен уңайлы, куркынычсыз, ерактан ук күренеп торырга тиеш. Совет чорында зур калаларда...

Яңа ел яңа законнары белән килә. Халыкка такси хезмәте күрсәтүдә җитди үзгәрешләр буласы хакында ел башында ук сүзләр йөри башлаган иде. Нәтиҗәдә 10 октябрьдә Татарстанда бу эшне җайга салу турында закон кабул ителде. Әлеге закон нигезендә такси пассажир өчен уңайлы, куркынычсыз, ерактан ук күренеп торырга тиеш.
Совет чорында зур калаларда таксида калын кесәлеләр генә йөрде. Ә безнең Әгерҗедә такси турында хыялланучы да булмагандыр ул заманда. Шәһәребездә беренче такси хезмәтен 20... елда эшмәкәр Ләйсән Шәймәрданова ачып җибәргән иде. Бүгенгә Әгерҗедә биш такси хезмәте эшли. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә җаның кая тели, шунда илтеп куялар таксистлар. Араларында әле берничә ай элек кенә "права" алганнары да, такси хезмәтендә "азау тешен" чыгарган бай тәҗрибәлеләре дә бар, кайчагында "салып" алган килеш руль артына утырып, акча эшләргә чыкканнары да очрый. Яңа елдан такси хезмәте турындагы закон гамәлгә кергәч, күпләренең койрыклары бозга катачак. Чөнки пассажирлар йөртү өчен таләпләр каты булачак.
Иң беренче, халыкка мондый хезмәт күрсәтү өчен шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә кирәк. Автомобилең әтиеңнеке дә, хатыныңныкы да түгел, нәкъ менә синең милкең булырга тиеш. Аннан соң, такси эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Ә бу кәгазь руль артында биш ел тәҗрибәсе булган һәм такси эшчәнлеге белән өч ел шөгыльләнгән машина йөртүчеләргә генә бирелә. Мондый рөхсәт кәгазен бирә башладылар инде, әмма үзебезнең районда түгел. Рөхсәт кәгазе Татарстанда 12 шәһәрдә генә бирелә. "Безнең районда такси хезмәте күрсәтергә теләүчеләргә рөхсәт кәгазен Алабуга шәһәре башкарма комитетында алырга туры киләчәк. Аның адресы - Тынычлык проспекты, 12, 123нче кабинет, Николаев Евгений Николаевич,телефон 8(85557) 38116. Рөхсәт кәгазе бушлай бирелә", - ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова.
Рөхсәт кәгазен алу белән машинаның түбәсенә фонарь урнаштырырга, ян-ягына "шашка"лар төшерергә туры киләчәк.
Әлеге законга буйсынмыйча кеше ташу белән шөгыльләнүчеләрне нәрсә көтә? Яңа елдан аларга штраф салып , акылга утыртырга ниятлиләр. "Рөхсәт кәгазе алмыйча, машинасына фонарь куйган яки "шашка"лар бизәгән өчен физик затларга - 5 мең, юридик затларга 30 мең сум штраф чәпәячәкләр", - ди Л. Молчанова. Законсыз рәвештә пассажир ташучы "бомбила"ларны законлы таксистлар үзләре үк фаш итәчәкләр, мөгаен.
Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Шәһәребездәге такси хезмәтләре яңа закон буенча эшләргә әзерме? Бу сорауга "РЭТРАЛ" хезмәте җитәкчесе Ләйсән Шәймәрданова: "Яңа елдан без законлы таксистларга оператор хезмәте күрсәтүче булып калабыз. Аларның һәркайсы белән килешү төзиячәкбез. Таләпләр катгыйлангач, безнең белән килешү төзергә теләүчеләр әлегә унбишләп кенә. Кызганычка каршы, рөхсәт кәгазьләреннән соң, 8 декабрьдә генә бирә башладылар. Яңа елга кадәр закон нигезендә шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, рөхсәт кәгазе алырга өлгерә алырлармы икән дип хафаланабыз", - диде.
Шулай итеп, яңа елдан яңа закон эшли башлагач, таксида җилдерү тагын да уңайлы, куркынычсыз булыр, дип өметләник.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев