Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Талантларга бай син, Уразай

    Җырлы-моңлы халкы белән дан тотучы, бик күп каләм осталары бүләк иткән, сабыйдан башлап өлкән яшьтәге әби-бабайга кадәр сәхнә тормышы белән янып яшәүче кечкенә генә Уразай авылында тәүге тапкыр "Уразай каеннары" фестивале узды. Каенкайлар бар дөньяга Тәңкә-тәңкә моң сибә. Ул моңнарны мин бөртекләп Җыеп барам күңелемә. Уразайда туып-үскән районыбыз шагыйрәсе Асия...

    Җырлы-моңлы халкы белән дан тотучы, бик күп каләм осталары бүләк иткән, сабыйдан башлап өлкән яшьтәге әби-бабайга кадәр сәхнә тормышы белән янып яшәүче кечкенә генә Уразай авылында тәүге тапкыр "Уразай каеннары" фестивале узды.

    Каенкайлар бар дөньяга

    Тәңкә-тәңкә моң сибә.

    Ул моңнарны мин бөртекләп

    Җыеп барам күңелемә.

    Уразайда туып-үскән районыбыз шагыйрәсе Асия Корбангалиева һәм шушы авылның танылган композиторы Гафият Нигъмәтуллин "Уразай каеннары" дип исемләнгән җыр иҗат итәләр. Аны Уразай "сандугачы" Ләйсән Тимуршина сәхнәләрдән яңгырата. Әлеге җыр фестивальнең гимны итеп алынды һәм ул алдагы елларда, иҗат фестивале тагын да киңрәк колач җәеп уздырылганда да, сәхнәдән күп тапкыр яңгыраячак әле.

    - Беренче фестивальдә Уразай талантларын гына катнаштыруны максат итеп куйдык. Чөнки үзебездә дә талант ияләре күп. Аларның һәрберсен сәхнәгә чыгарасы килде. Ә менә икенче фестивальгә райондашларны да көтеп калабыз, - диде оештыручыларның берсе, шушы авыл кызы Ләйсән Тимуршина.

    Ә уразайлылар илһамны каян ала дисезме? 200 кеше генә яшәүче әлеге авыл урман янәшәсендә генә урнашкан. Биредә хәтта бер төптән сигез каен үсеп чыккан, диләр. Кул сузымындагы урманнар - авыл халкының, читтән кайтучыларның иң яратып йөри торган урыннары. Ә андагы байлык соң... Әнә шул баш әйләндергеч каеннар арасында илһам килә дә инде каләм осталарына. Ринат Батталов, Асия Корбангалиева, Тәнзилә Хәбибуллина, Раилә Бариева һәм тагын бик күпләр кулларына каләм алып хис-кичерешләрен шигъри юлларга салалар. Сәхнә түрендә 83 яшьлек Факия апа Ханнанова да үзе язган шигырьләрне яңгыратты. Ә бит бу авыл шуның белән дә бәхетле: аларның шигырьләре җырлар булып яңгырыйлар. Композиторлары да үзләренеке: Уразайдан Гафият Нигъмәтуллин, Салагыштан Дамир Муллахмәтов көйгә салган җырлар кайларда гына яңгырамый?! Үзешчән композиторлар баян күтәреп сәхнәгә чыккач, үзләре дә җыр бүләк иткәч зал көчле алкышларга күмелде. Җырчыларга да Ходай моңны биргән шул! Илназ Фазлыев, Ләйсән Тимуршинаның моңлы тавышлары дисеңме... Авылдагы һәр бәйрәмнең үзәгендә булган Язгөлем Шакирова, Инсаф Бариев, Ләйсирә Абдуллинага да күз тимәсен! Өлкән буын җырчыларга алмаш булып үсеп килүче йолдызчыклар Данияр Фазлыев, Инзир Ибраһимов, Инзилә һәм Рафилә дә Уразайны еракларга танытырлар әле.

    - Безнең авыл гомер-гомергә сәхнә йолдызларына бай булды. Рәйсә Ваһапова, Хәйдәрҗан Фазлыев, Фәнзилә Халматова, Нәкыя Закирова чыгышларын хәзер дә сагынып искә алабыз, - дип Галия Гыймадиева аларга багышлап җыр башкарды.

    Заманында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевны Әгерҗе төбәгендә җырлап каршы алган моңлы тавышлы "сандугачыбыз" Тәнзилә апа Хәбибуллина авылдашларына җыр бүләк иткәннән соң:

    - Быел әтиемнең тууына - 100, әниемә 95 ел. Сезнең каршыга чыгып баскач күңелем белән бәхетле балачагыма, әти-әни янына кайтып килгәндәй булдым, - диде.

    Бәйрәмнең бизәге Тәбәрле егете Динар Шәймәрданов Татарстан һәм читтә яшәүче милләттәшләребезгә райондашларның иҗат җимешләрен бүләк итә. Раилә Бариева һәм Дамир Муллахмәтов иҗат иткән "Төнбоеклар", Наилә Харисова һәм Гафият Нигъмәтуллин язган "Күңел чишмәләре", Чыңгыз Мусин һәм Гафият Нигъмәтуллинның "Тәмәй тавы" җырларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Әгерҗе Мәдәният сараеның "We dance" бию төркеме фестивальнең махсус кунагы булды.

    - Тәбәрледән әлеге фестивальне карарга дип махсус килдек. Уразай талантларына чын күңелдән сөендек. Кечкенә генә авылда олысы-кечесе сәхнә тормышы белән яшиләр икән бит. Үзләренең җырчылары, композиторлары, шагыйрьләре булу белән бик бәхетле уразайлылар, - диде Фәнилә ханым Муллахмәтова.

    Үзәкләштерелегән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева һәр катнашучыга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

    Алдагы елга Уразай клубы яңадан-яңа талантларны, каләм осталарын җыяр, сәхнәдән үзебезнекеләрнең иҗат җимешләре яңгырар дигән матур өметләр белән таралыштылар тамашачылар.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: