Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Талантлы син, халкым!

Район Мәдәният сарае сәхнәсендә берьюлы бу кадәр күп фольклор коллективларының чыгыш ясаганын хәтерләмим. 200гә якын сәхнә остасы татар, урыс, мари, удмурт халкының күркәм йолаларын, борынгыдан килгән җырлы-биюле уеннарын тамашачыга кайтарды. Мең рәхмәт аларга! Районыбызның 85 еллыгына багышланган халык иҗаты бәйрәме шаулап-гөрләп, тамашачының көчле алкышлары астында узды. Ул көнне мәдәният учагы...

Район Мәдәният сарае сәхнәсендә берьюлы бу кадәр күп фольклор коллективларының чыгыш ясаганын хәтерләмим. 200гә якын сәхнә остасы татар, урыс, мари, удмурт халкының күркәм йолаларын, борынгыдан килгән җырлы-биюле уеннарын тамашачыга кайтарды. Мең рәхмәт аларга!
Районыбызның 85 еллыгына багышланган халык иҗаты бәйрәме шаулап-гөрләп, тамашачының көчле алкышлары астында узды. Ул көнне мәдәният учагы иртәдән кичкә кадәр җыр-биюләрдән тынып тормады. Зона бәйгеләрендә җиңеп чыккан коллективларны көндез тагын бер тапкыр иләк аша уздырдылар. Ә кичен тамашачы фольклор коллективларының иң яхшы чыгышларын гала-концертта рәхәтләнеп карады. Һәр авылның тамашачы мәхәббәтен яулаган нәфис сүз осталары, моңлы җырчылары, дәртләнеп, очып-очып биючеләре бар. Ә бу бәйгегә әзерләнгәндә мәдәният хезмәткәрләре моңа кадәр ачылмаган талантларны табып, аларны сәхнәгә тарта белгәннәр. Бу көнне чыгыш ясаган коллективларның байтагы әле быел гына оешкан булса да, беренче коймаклары төерле булмады. Әнә Сарсак-Омгадан "Омга куараос", Девәтернәдән "Маршлы", Исәнбай һәм Әгерҗе сәхнә ветераннарының "Мирас", Тирсәдән "Өмет учагы", Кадрәктән "Кадрәк сем", Биманың "Эр ужара", Яңавылның "Шатлык" фольклор ансамбльләре, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең, Красный борның "Изумруд", Исәнбайның "Егетләр", Иж-Бубыйның "Хыял", район Мәдәният сарае хореография, вокал ансамбльләренең, "Кап-эль"төркеменең җырлы-биюле чыгышларын онытылып караганда аулак өйләр, өмәләр, су буенда кичке уеннар үткән заманга кайткандай булдык. Нияз Тукманов, Салават Ибраһимов, Чулпан Галиева, Татьяна Пономарева, Илсур Сабирҗанов белән Вәсил Вәлиев кебек яшьләрнең халык җырларын, композиторларыбызның танылган моңлы әсәрләрен башкаруын да шатланып тыңладык. Районыбызның танылган яшь сәхнә йолдызы Лиана Алавердова, рус кызы булса да, соңгы вакытта татар җырларын башкаруы белән таң калдырды. Исәнбайдан моңлы җырчы Зөбәйдә Сәйфетдинованы да Әгерҗе тамашачысы үз итте.
Әнә шулай, тирән эчтәлекле, матур чыгышлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган сәхнә осталарының өч сәгать дәвам иткән концертының ахырга якынлашканын сизми дә калдык. Халык иҗаты бәйрәме матур йолаларыбызның онытылмавын, яшьләрнең дә аларны яратып дәвам итүен күрсәтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәхнә осталарына, мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткергәндә: "Сезнең кебек халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын киләчәк буыннарга җиткерүчеләр булганда, еллар үткәч тә аларның онытылмавына өмет зур. Хезмәтегез, талантыгыз өчен рәхмәт сезгә!" - диде.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев