Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тартыргамы, юкмы

Бер ай элек тәмәке тарту турындагы законга үзгәрешләр кертелде, ярамаган урыннарда көйрәтүчеләр өчен штрафлар артты. Закон гамәлгә кергәннән соң районда сигез тәмәке тартучыга штраф түләргә туры килде инде. Узган җомгада полиция хезмәткәрләре чираттагы рейдка чыктылар. - Рейд барышында тыелган урыннарда тәмәке көйрәтүчеләргә карата участок вәкилләре тарафыннан сигез беркетмә төзелде, -...

Бер ай элек тәмәке тарту турындагы законга үзгәрешләр кертелде, ярамаган урыннарда көйрәтүчеләр өчен штрафлар артты. Закон гамәлгә кергәннән соң районда сигез тәмәке тартучыга штраф түләргә туры килде инде.

Узган җомгада полиция хезмәткәрләре чираттагы рейдка чыктылар.
- Рейд барышында тыелган урыннарда тәмәке көйрәтүчеләргә карата участок вәкилләре тарафыннан сигез беркетмә төзелде, - ди эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Радик Ваһапов. - Аларның барысына да 500 сум күләмендә минималь штраф салынды. Нигездә ярамаган урыннарда тартучыларга 500дән 1500 сумга кадәр штраф каралган. Ә менә балалар мәйданчыкларында тәмәке тартып утырсаң, ике меңнән өч меңгә кадәр түләргә туры киләчәк, - дип дәвам итте ул.
- Бу закон күптән түгел генә эшли башлады бит, күпләр әлеге таләпләрне белеп тә бетермидер. Штрафка тартылучылар ризасызлык белдермәделәрме соң? - дип сорыйбыз.
- Алай ризасызлык белдермәделәр. Закон турында ишетсәләр дә, безнең халык тиз генә аны үтәргә ашыкмый бит. Менә шулай штрафка тартыла башласалар, законны үтәргә кирәклеген аңларлар, тыелган урыннарда тартучылар кимер, - ди Радик Ваһапов.
Кайберәүләр хәзер бөтенләй тартырга ярамыймыни, кайда гына тартырга соң диярләр. Тәмәке тарту-тартмау - һәркемнең үз эше. Ләкин тыелган урыннарда тәмәке көйрәтү законга каршы килү һәм моның өчен штраф түләп, акча янчыгыңа шактый гына зыян китерәчәксең. Тәмәкене ташлый алмыйсың икән инде, тирә-юньдәгеләргә зыян китермичә генә көйрәтергә өйрән, диләр закон чыгаручылар.
Игътибар итми калмагансыздыр, хәзер, әнә, үзәк хастаханә ишеге төбендә, шәһәребез мәктәпләре артларында төтен чыгаручылар күренми башлады.
Әгерҗелеләр үзләре тәмәке тартучыларга таләпләрнең катгыйлануы турында ни уйлыйлар икән?
Екатерина Ф. - хуҗабикә: "Минем әтием дә, ир туганнарм да тартмыйлар. Ә үзем тәмәке төтененә бөтенләй түзә алмыйм, башым әйләнә башлый. Без моңа кадәр яшәгән йорт подъездында тәмәке тартмыйлар иде. Күптән түгел икенче фатирга күчендек. Монда ир-егет күршеләр подъездга чыгып тартуны гадәти күренешкә саныйлар. Ә ул төтен фатирга да керә. Ләкин тәмәке тартучы күршеләрем турында полициягә хәбәр итәргә җыенмыйм. Бәлки алар сезнең бу язманы укыгач, подъездга чыгып тартудан тыелырлар".
Сергей Б. - каравылчы: "Мин 14 яшьтән бирле тартам. Көнгә икешәр кап тарткан чаклар була. Ә инде тәүлек буе эшләгәндә дүрт кап та бетәргә мөмкин. Сәламәтлеккә зыянлы, кесәгә дә суга, әлбәттә. Ләкин бер селтәнүдә генә ташлап булмый бит тәмәкене. Наркотик кебек бит инде ул. Ә законга килгәндә, мин аны хуплыйм да, юк та. Хастаханә, подъездларда тартучыларга каршы мин. Ә менә ерак араларга йөрүче поездларда минем кебек бик еш көйрәтүчеләргә нишләргә? Мин бит ярты сәгать саен тәмәке тартам. Минем кебекләр аз түгел бит..."
Александр С. - тимерьюлчы: "Мин 21 ел тарттым. Бик еш көйрәтә идем. Хәтта төннәрен торып тарту да минем өчен гадәти күренеш иде. Нәтиҗәдә, буыла-буыла ютәлли башладым, баш авыртуы ешлайды. Дару эчмичә торалмас хәлгә килдем. Табиб дустым, "кичекмәстән тартуны ташла, бетәсең бит" дигәч, уйлана башладым. Берничә тапкыр ташларга тырышып карадым, ләкин түзеп булмый гына бит. Ләкин бер могҗиза миңа ярдәм итте, шуңа сөенеп туялмыйм. Быел март аенда Әгерҗе храмына могҗизалы икона алып килгәннәр иде. Гаиләбез белән храмга киттек. Улым әлеге могҗизалы иконага табынып "әтием тәмәке тартуны ташласын иде" дип теләгән. Ышансаң - ышан, ышанмасаң - юк. Ике атнадан соң тәмәкене бөтенләй ташларга ниндидер сихри көч ярдәм итте миңа. Менә шуннан ютәлем дә, баш авыртуым да юкка чыкты. Бүген тәмәкене авызыма да аласым килми. Башкаларны да тартуны ташларга өндим".
... Менә шундый фикерләр, хөрмәтле укучым. Тәмәке тарту-тартмау шәхси эшегез булса да, аның сәламәтлек өчен никадәр зыянлы икәне турында төптәнрәк уйланыгыз әле сез дә. Югарыда утыручылар да тәмәке тартучыларга карата юкка гына законнарны катгыйландырмадылар бит.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев