Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ташкабактан рулет

4 ташкабак, 1-2 йомшак сыр (әйтик, «Дружба» сыры), 4 тырнак сарымсак, 1 помидор, яшел тәмләткечләр, тоз, майонез, үсемлек мае, яшел салат яфраклары. Уртача зурлыктагы яшь ташкабакларны сайлап алабыз. Буйга 5 мм калынлыкта кисәбез. Өстенә тоз сибеп, ун минутка куеп торабыз. Соңыннан кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырабыз. Ташкабак суынган арада...

4 ташкабак, 1-2 йомшак сыр (әйтик, «Дружба» сыры), 4 тырнак сарымсак, 1 помидор, яшел тәмләткечләр, тоз, майонез, үсемлек мае, яшел салат яфраклары.

Уртача зурлыктагы яшь ташкабакларны сайлап алабыз. Буйга 5 мм калынлыкта кисәбез. Өстенә тоз сибеп, ун минутка куеп торабыз. Соңыннан кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырабыз. Ташкабак суынган арада рулет өчен эчлек әзерлибез. Сырны угычтан уабыз, аңа шулай ук угычтан уылган сарымсак белән майонез кушабыз. Помидорны буйга кисәбез, яшел тәмләткечләрне ваклап турый­быз. Суынган ташкабак өстенә сырлы, сарымсаклы катнашманы сылыйбыз. Аның өстенә помидор куябыз, укроп белән петрушка сибәбез. Рулетны төреп, салат яфраклары өстенә урнаштырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев