Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ташландык бакчаларны ни көтә?

    Кишәрлекнең хуҗасын ничек табарга?

    Күптән түгел Россиядәге 60 млн бакчачының рәсми булмаган бәйрәмен билгеләп үттеләр. Дөрес, бу хакта белүчеләр, бәлки,  юктыр да.  Без болай да бакчада гел ял итәбез, дигәннәре  дә табылыр. Чыннан да, бакчаларның тарихы кайсы чорга барып тоташа соң?

    Безнең илдә беренче бакчалар XVIII гасырда пәйда була. Петр I чиновникларга Петербург янында җир кишәрлекләре бүлеп бирергә карар кыла. Бу аларның ерак утарларга таралмыйча, «кул астында» яшәүләре өчен кирәк була. 1930 нчы елларда исә шундый «коллектив бакчалар» ВКП(б) аппараты хезмәткәрләре өчен төзелә. Соңрак вазгыять тамырдан үзгәрә.  Бакчалар ял итү өчен түгел, ә хезмәт итү урынына әверелә. Дача төзелеше  массакүләм төстә XX йөзнең урталарында, «Хрущев җепшеклеге» вакытында башлана.  Предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәткәрләргә 3–6–8 сутый җир бүлеп бирә башлыйлар.  Анда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә мөмкинлек туа. Бүген дә мондый кишәрлекләр актуальлеген югалтмады әле.  Шәһәр кешеләре өчен эшләргә дә, ял итәргә дә менә дигән урын.

    Шулай булуга карамастан, ташландык  бакчалар бихисап. Кайберләрен хуҗалары күптән инде бар дип тә белми. Кирәк кеше, бәлки, аларны үзләштерер иде дә… Ә ничек? Шул хакта без Татарстан Кадастр палатасы һәм Росреестр экспертлары белән сөйләштек.

    Кишәрлекнең хуҗасын ничек табарга?

    Бөтенләй ярамаслык хәлгә килгән участокның да иясе бар. Әлеге кишәрлектән файдаланырга яки берәр гамәл кылырга бары тик ул гына хокуклы. Әмма «хуҗа кеше»не эзләп карарга була. Моның өчен беренче чиратта шушы участок урнашкан  бакча ширкәте рәисенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда эш барып чыкмаса, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат алырга була.  Җир участогының кадастр номеры булса, бигрәк тә әйбәт. Бу очракта кадастр картасыннан файдаланырга мөмкин.

    Эзләнүләр файда китерде, кишәрлекнең  иясе табылды, ди.  Сез аның белән сату-алу турында килешү төзи аласыз. Әмма сак булыгыз: рәсмиләштерү алдыннан  җир һәм андагы корылмаларга кагылышлы документларны җентекләп тикшерегез.

    Хуҗа табылмаган очракта (ул үлгән булырга яки аның турында бернинди мәгълүмат булмаска мөмкин). Әгәр вафат булса, аның җирен рәсмиләштерергә тырышып, башыгызны да катырмагыз. Теркәмәгән булсалар да, ул турыдан-туры варисларга күчкән, алар  булмаган очракта муниципалитет милке булып санала. Күп очракта, ташландык булып ятмасын дип, ширкәт рәисләре  әгъзалык кенәгәсен  үзгәртеп язарга гына тәкъдим итә. Мондый «яхшылыклар»га да бирешмәгез. Иртәме-соңгы  мондый «кыек» эш ачылачак һәм үзегезнең үк гаепле булып калуыгыз бар.  Әгәр дә инде кишәрлек муниципалитет милке икән,  бу очракта  ширкәткә әгъза булып керә һәм  җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итә аласыз. Бу очракта җир сезгә бушлай биреләчәк.

    Күп кеше документлар рәсмиләштереп тормыйча гына,  җир участогын үз белдеге белән яулап ала. Андыйларны ни көтә?  Моның өчен закон нигезендә  административ штраф каралган.  Физик затлар өчен ул – кадастр бәясенең 1–1,5 проценты, әмма 5 мең сумнан да ким түгел. Кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, 5 меңнән 10 мең сумга кадәр.

    Ташландык бакча хуҗалары үзләре бу «байлык»тан котылырга теләсәләр, нишләргә тиеш соң?  Моның өчен Татарстан Росреестрына  гариза язарга кирәк. Әгәр гариза бирүченең бакчасы  теркәлмәгән булса,  җирнең үзеңнеке икәнлеген дәлилләүче  документ та кирәк булачак.   Шуннан соң сезнең хокукны туктату турында карар кабул ителә, ә җир дәүләтнеке булып кала. Участок аның иясендә яки варисларда  сроксыз файдалануда булган очракта,   хокукны туктату өчен җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итү дә җитә.

    Җир участогы файдаланылмыйча ятса (шул исәптән үз билгеләнешендә), аның хуҗасы булган гражданнар, вазыйфаи затлар һәм оешмалар административ җаваплылыкка, ягъни штрафка тартылырга мөмкин.

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: