Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ташлап киттең, ялгыз иттең

Өч ай элек тормыш иптәшем Радик НИМАТОВны каты авыру мәңгелеккә алып китте. Ә ямьле май аенда аңа нибары 34 яшь туласы иде. Быелгы туган көнеңне без синнән башка гына уздырдык. Син яраткан ризыкларны әзерләп табын кордык. Сүзебез дә гел синең турыда гына булды. Бергә яшәгән бәхетле көннәрне искә төшердек. Менә-менә...

Өч ай элек тормыш иптәшем Радик НИМАТОВны каты авыру мәңгелеккә алып китте. Ә ямьле май аенда аңа нибары 34 яшь туласы иде.
Быелгы туган көнеңне без синнән башка гына уздырдык. Син яраткан ризыкларны әзерләп табын кордык. Сүзебез дә гел синең турыда гына булды. Бергә яшәгән бәхетле көннәрне искә төшердек. Менә-менә ишек ачылып китәр дә елмаеп-балкып син килеп керерсең төсле тоелды. Юк, бу бары хыял гына икәнен белсәк тә, син юклыкка һаман күңел ышанмый. Тирсә урамыннан узганда да синең алтын кулларың төзегән биналарга карыйм да күңел тула. Менә монысы - даруханә. Анысын төзегәндә "минем хатыным эшлисе" дип шаяртып та куйган идең әле. Даруханә ишеген ачып кергән саен горурланып та, сөенеп тә куям. Үз кулларың белән салган йортыбызда да бергә яшәү язмады. Өметләр, хыяллар чәлпәрәмә килеп җимерелде.
Синең белән яшәгән ун ел гомер бер мизгел булган икән. Язмыш безне мәңгелеккә аерды.
Күзгә яшьләр килеп тула,
Кайтмый җирдән киткәннәр.
Җанны тырнап һәм әрнетеп
Искә төшә үткәннәр...
Шушы шигъри юлларны укыйм да, күз яшьләремә буылып мендәргә капланам. Юк, күпме генә күз яшьләре түксәм дә, кызларым Лилия, Алинә "әти кайчан кайта" дип янымда бөтерелеп йөрсәләр дә, сине кире кайтару мөмкин түгел. Йөрәк өзгәләнә, күздән яшь кипми...
Тыныч йокла, җаным. Син - мәңгегә безнең күңелдә.
Гөлия НИМАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев