Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстан прокурорының тамырлары – Салагыштан

13 ел Татарстан Республикасы Прокуроры булып эшләгән Кафил Әмиров отставкага китте. Хәзер республикабызда закон сагында торучы баш кеше итеп Илдус Нәфыйковны билгеләделәр. Тамырлары Салыгыштан булган прокурорның якташыбыз булуы - райондашлар өчен дә зур горурлык. 53 яшьлек Илдус Нәфыйков тумышы белән хәзерге Спас районыннан булса да, узган ел әтисе Сәид аганың...


13 ел Татарстан Республикасы Прокуроры булып эшләгән Кафил Әмиров отставкага китте. Хәзер республикабызда закон сагында торучы баш кеше итеп Илдус Нәфыйковны билгеләделәр. Тамырлары Салыгыштан булган прокурорның якташыбыз булуы - райондашлар өчен дә зур горурлык.
53 яшьлек Илдус Нәфыйков тумышы белән хәзерге Спас районыннан булса да, узган ел әтисе Сәид аганың туган төбәге Салагышның 400 еллык юбилеена кайткач, бай тарихлы бу авылны "минем кадерле туган ягым" диде зур горурлык белән.
Илдус Нәфыйковның әтисе Сәид Мөхәммәт аганы өлкән буын якташлары, ул партком секретаре булып эшләгән Исәнбай авылында күпләр яхшы хәтерлидер. Сәид ага Казан партия мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның элекке Кузнечиха һәм Куйбышев районнарында партия-дәүләт контроле рәисе, аннан соң Куйбышев районында нәселле терлекләр берләшмәсе начальнигы, авыл хуҗалыгы идарәсендә 69 яшенә кадәр терлекчелек бүлеге начальнигы булып эшли. Авылдашлары Сәид аганың Салагышны, якын туганнарын сагынып бик еш кайтуын әле хәзер дә матур хатирә итеп сөйлиләр. "Кайткан саен ямьле Иж буйларыннан, каен әрәмәлекләреннән әйләнеп кайта, авылдашлар белән бик якын итеп сөйләшә иде", - диләр салагышлылар.
Сәид ага белән Мәмдүдә ханым ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары Илдус Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, 30 ел Закон сагында тора. Соңгы алты елда ул Казан Прокуратурасын җитәкләде. Илдус Нәфыйков Салагыш төбәгендә яшәүче туганнары белән бик якын аралашып яши. Ул Салагышның 400 еллык юбилее уңаеннан "Арские князья и деревня Салауш" дигән тарихи китап та язган иде һәм аны салагышлыларга бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев