Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарның калфаклы сандугачы

1 ноябрьдә Сара Садыйковага 107 яшь тулган булыр иде. 27 ел элек, 80 яше тулганда бакыйлыкка күчкән Сара ханым Садыйкова 65 елга сузылган иҗат тормышында 400 җырга, 30га якын спектакльгә, дистәләгән инструменталь әсәргә көй язган. Дөрес, нибары бер сәгать дәвам иткән концерт-лекция формасында узган кичәдә аларның бик азы гына яңгырады....


1 ноябрьдә Сара Садыйковага 107 яшь тулган булыр иде. 27 ел элек, 80 яше тулганда бакыйлыкка күчкән Сара ханым Садыйкова 65 елга сузылган иҗат тормышында 400 җырга, 30га якын спектакльгә, дистәләгән инструменталь әсәргә көй язган. Дөрес, нибары бер сәгать дәвам иткән концерт-лекция формасында узган кичәдә аларның бик азы гына яңгырады. Ләкин сәнгать мәктәбе укучылары күңелгә иң якыннарын сайлап алганнар иде. Еллар үтү белән дә популярлыгын югалтмаган, киресенчә, халык күңеленә тирәнрәк үтеп керә барган "Җидегән чишмә", "Казан кичләре" кебек җырларны тыңлаганда, тамашачы моң дөньясында гизде. Ә татар моңының сүз белән генә әйтеп бирә алмастай матурлыгын укучылар скрипка кыллары, фортепиано төймәләре аша җиткергәндә, күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнде. Өлкән буын вәкилләреннән еш кына: "Хәзерге җырлар ничек кенә матур булмасын, элеккеге җырларга җитми инде" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Хак сүзләр. Йә, әйтегез әле, Сара Садыйкованың "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан", "Әй, язмыш, язмыш", "Яшьлек эзләре" һәм башка дистәләгән җырларын кайсыбыз гына яратып тыңламый?! Алар ничә еллар инде буыннан-буынга күчеп халык күңелендә яши. Шуңадыр, әлеге кичә тәмамлангач та күңелдән: "Их, бу балалар киләчәктә дә Сара Садыйкованың үлмәс моңнарыннан аерылмасыннар иде", - дигән уй китмәде. Хәер, сәнгать мәктәбендә белем алган елларында укытучылары моңа ирек куймаслар. Әнә, шушы көннәрдә Казанда узачак Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач - 2013" фестиваль-бәйгесендә әлеге кичәдә чыгыш ясаган Азалия Сабирова, Рената Яппарова, Карина Хәбибуллина, Язгөлем Шакирова да катнашачак һәм композиторның кабатланмас моңын скрипка кыллары, җырлары аша җиткерергә омтылачак. Аларга уңышлар теләп калабыз.
Ә сәнгать мәктәбендә мондый иҗат кичәләрен киләчәктә дә уздырырга планлаштыралар. "Ни кызганыч, монысында тамашачылар гына азрак. Мондый кичәләргә сәнгать мәктәбендәге укучыларның әти-әниләрен булса да җәлеп итәсе иде", - дигән теләген җиткерде кичәдә катнашкан Әгерҗе районы тарихы музее җитәкчесе Рәмзилә ханым Шакирова. Әйе, татар халкының рухын, моңын чагылдыручы талантлы композиторларыбыз күп безнең. Алар иҗат иткән үлмәс әсәрләрне тыңлап кинәнер өчен сәнгать учагына ешрак килсен иде милләттәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев