Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстан буенча праймериз нәтиҗәләре билгеле

Татарстанда сайлауга килүчеләр саны уртача Россия күрсәткеченнән югарырак. РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау штабы рәисе бүген журналистларга 22 майда республикада узган праймериз нәтиҗәләрен игълан итте. "Безнең алдан тавыш бирү кебек ачык, зур күләмле акцияне үткәргәнебез юк иде әле. 2007 елдан башлап...

 

 

Татарстанда сайлауга килүчеләр саны уртача Россия күрсәткеченнән югарырак.

РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау штабы рәисе бүген журналистларга 22 майда республикада узган праймериз нәтиҗәләрен игълан итте.

"Безнең алдан тавыш бирү кебек ачык, зур күләмле акцияне үткәргәнебез юк иде әле. 2007 елдан башлап партия эчендә уздырдык, партия әгъзаларының рейтингын төзедек, ә бүген бик киң даирә затлар катнашкан тавыш бирүгә нәтиҗәләр чыгарабыз", - диде ул журналистларга.

Шулай итеп, федераль сайлау округы буенча сайлау комиссияләре эше нәтиҗәләре ягыннан беренче унлыкка: вице-премьер, ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов - 72,4 процент, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин - 61,4 процент, РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов - 59,6 процент, Дәүләт Думасы депутатлары Валентин Чайка - 55 процент һәм Ирек Богуславский - 53,9 процент, "Автострада" компаниясе Директорлар советы рәисе Морат Гаделшин - 45,9 процент, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев - 45 процент, Гомумроссия халык фронтының Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин - 39,2 процент, "Оргсинтез" командасы резервын әзерлек буенча өлкән тренер Ирек Зиннуров - 38,3 процент һәм ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюповага - 35,8 процент кергән.

Идел буе бер мандатлы округы буенча беренче урында Фатыйх Сибагатуллин 63,5 процент тавыш җыйган. Мәскәү бер мандатлы округында - РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов - 72,4 процент. Түбән Кама бер мандатлы округы буенча сайлаучыларның күпчелек тавышы - 95.9 процент - РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга бирелгән. Чаллы бер мандатлы округы буенча иң күп тавышны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина алган - 66,4 процент. Әлмәт районы сайлаучылары РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйровны өстен күргән - 70,6 процент. Үзәк бер мандатлы округ буенча "Казметрострой" компаниясе генераль директоры урынбасары Иршат Минкин алда - 63,2 процент.

Тулаем республика буенча сайлау участокларына 440 мең 53 татарстанлы килгән. Бу - барлык сайлаучыларның 14,99 проценты. Шул рәвешле, республика өчен әзерләнгән бюллетеньнарның 99,9 проценты файдаланылган.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, традиция буенча, сайлаучыларның иң күбе республиканың авыл районнарында - тавыш бирүчеләрнең 25 процентка якыны. Шәһәрләрдә сәяси активлык дәрәҗәсе берникадәр түбәнрәк булган. Әйтик, Казанда - сайлаучыларның 13 проценты, Чаллы белән Түбән Камада - 10шар процент, Әлмәттә - 11, Бөгелмәдә 14 процент.

"Ил буенча уртача алганда сайлаучыларның 9,5 проценты тавыш биргән. Татарстанда сәяси активлык уртача Россия күрсәткеченнән югарырак", - дип белдерде ул.

Моннан тыш, спикер сүзләренчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча федераль оештыру комитеты тарафыннан бирелгән 34 бюллетень гына бозылган: федераль округ буенча 17 һәм бер мандатлы округ буенча да шулкадәр үк.

"Татар-информ". Фотосурәт tatarstan.er.ru сайтыннан алынды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев