Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: Ну, әгерҗеләр шаккаттырдыгыз
«Ну, әгерҗеләр шаккаттырдыгыз. Дөрестән дә, искиткеч күргәзмәләр. Тарихлы, эчтәлекле», — диде Дамир Натфуллин сәхнәдән
Казанда узган «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивалендә Әгерҗе талантлары сәхнә тотты. ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әгерҗелеләргә соклануын белдерде.
«Ну, әгерҗеләр шаккаттырдыгыз. Дөрестән дә, искиткеч күргәзмәләр. Тарихлы, эчтәлекле», — диде Дамир Натфуллин сәхнәдән.
Җитәкче шулай ук Әгерҗе халкының бердәм булуын ассызыклады. «Бу конкурста беренче тапкыр түгел, мин монда инде 10-15 мәртәбә. Әгерҗе халкының никадәр уңган, булдыклы һәм бердәм икәнен күрәбез. Бүгенге очрашу да моңа ачык дәлил. Әлеге очрашу якташлар өчен менә дигән күрешү мөмкинлеге», — дип сөйләде ул.
Күргәзмәләрне караганда һәм концерт программасы барышында рус, татар һәм мари халкының гореф-гадәтләрен, җырларын һәм биюләрен тамаша кылдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев