Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Татарстан Президенты – Әгерҗедә

    23 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Әгерҗе шәһәрендә булды. Республика башлыгы иң элек ветераннар өчен төзелгән 15 фатирлы йортны карады, ветераннар белән очрашты. Әгерҗе районында бер ел дәвамында барлыгы 329 ветеран фатирлы булды. Аларның 70 процентына фатирлар яңа төзелгән йортлардан тапшырылды. Шәһәрдә 1930 елларда төзелгән тузган баракларда...

    23 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Әгерҗе шәһәрендә булды.
    Республика башлыгы иң элек ветераннар өчен төзелгән 15 фатирлы йортны карады, ветераннар белән очрашты. Әгерҗе районында бер ел дәвамында барлыгы 329 ветеран фатирлы булды. Аларның 70 процентына фатирлар яңа төзелгән йортлардан тапшырылды.
    Шәһәрдә 1930 елларда төзелгән тузган баракларда яшәүчеләрне дә яңа йортларга күчерү башланды. Быел гына да 55 гаилә шундый бәхеткә иреште. Президент шундый гаиләләр өчен төзелеп, шушы көннәрдә генә файдалануга ташырылган 18 фатирлы йортта да булды. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү киләсе елда да дәвам итәчәк. Әгерҗедә тагын 88 тузган йортта 400 гаилә яши. "Мондый гаиләләрне яңа фатирларга күчерү федераль программа кысаларында 2015 елга кадәр дәвам итәчәк. Әгерҗедә авария хәлендәге йортлар калмас дип ышанам", диде Президент.
    Әгерҗедә бу көнне тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Гомергә кысан, уңайлыклары булмаган бинада сабыйларны, авыруларны кабул иткән балалар һәм стоматология поликлиникалары үзгәртеп корылган бинага күчтеләр. Бу бинага капиталь ремонт ясауга республика бюджетыннан 12 млн сум акча бирелгән. 2,4 млн сумга яңа җиһазлар, кирәк-ярак алынган. "Элекке бинада көнгә 95 бала гына кабул итү мөмкинлеге булса, хәзер 140тан артык сабыйны кабул итә алачакбыз", диләр табиблар. Рөстәм Миңнеханов әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе белән дә танышты. "Казаннан бик ерак урнашкан Әгерҗе районы үзәк хастаханәсен табиблар белән тәэмин итү проблемасын да кичекмәстән хәл итегез", диде ул сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәховка.
    Президент 1 декабрьдә нәниләрне кабул итәчәк 260 урынлы "Бәләкәч" балалар бакчасын карагач, "Казан һәм Чаллыда ачылган яңа бакчалар кебек үк булган бу, хәтта алардан бераз яхшырак та әле", дигән югары бәя бирде. Моңа кадәр шәһәрдә 500гә якын сабый бакчага чиратта торса, бүгеннән Әгерҗедә бу проблемага нокта куелды. Быел "Бәләкәч" программасы кысаларында өч балалар бакчасында өстәмә группалар ачкач, 200сабый бакчалы булган иде. Ә яңа бакча 3 яшьлек кенә түгел, 1,5 яшьлекләрне дә бакчалы итте.
    Республика башлыгы соңыннан район активы белән очрашты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 25 апрель 2018 - 13:10
      Цибульский Никита 7 лет, Архипенко Арина 7 лет, Г Тукай Дитя и мотылек
    • 25 апрель 2018 - 13:09
      Караяни Полина, 7 лет, Г Тукай Родная деревня
    Ночной режим