Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда 22 мартта бала хокукы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

Гражданнарга Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре үз киңәшләрен бирәчәк.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанда 22 мартта баланың гаиләгә хокукларын гамәлгә ашыру һәм гаилә элемтәләре өлкәсендә гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия оештырылачак. Бу хакта Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкилнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Республикада яшәүчеләр гаиләдәге имин булмаган вазгыять һәм аны кисәтү, шулай ук ятимнәр һәм ата-ана җылысыннан мәхрүм балаларның хокукларын үтәүгә бәйле сорауларны 8 (843) 236-61-24; 236-61-26; 236-61-49 телефоннары буенча шалтыратып бирә алачак.

Гражданнарга Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре үз киңәшләрен бирәчәк. Кайнар линия иртәнге 9дан көндезге 4кә кадәр эшләячәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182876/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев