Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда эш урыннарында чәй эчүне катгый тыйдылар

Роспотребнадзор кисәтә

Татарстанда бүгенгә кадәр грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Ә менә ОРВИ һәм коронавирус ияртүчеләр арта гына. Бүген республикада 36 кеше COVID-19 авыруын йоктырган. Пандемия башланганнан бирле республикада әлеге авыруның 7654 очрагы теркәлде, 6484 кеше савыгып, үлүчеләр саны 92гә җитте.
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, әгәр саклык чаралары күрелми икән, авыру артачак кына.

– Авыручыларның яртысын диярлек эшләп йөрүчеләр тәшкил итә. Эш урыннарында халык иркенәйде. Безнең оешма 127 хезмәт коллективын тикшерде. Шуның 83ендә саклык чараларын куллануны бозу ачыкланды. Эштә җыелып сөйләшүләр, туган көн үткәрүләр, бергә чәй эчүләрне туктатып торырга кирәк. Хәтта җыелышны да онлайн үткәрергә киңәш итәм, – ди ул. – Әгәр хезмәткәр эшкә авыру билгеләре яисә температура булган килеш килә икән, аны кичекмәстән өйгә кайтарып җибәрергә кирәклеген тагын бер кат исегезгә төшерәм.

Кешеләр күпләп җыелган урын дип мәктәпләрне дә атарга була. Әмма Любовь Авдонина, әлегә аларны ябу, балаларны дистанцион укытуга күчерү ихтыяҗы юк, ди.

– Мәктәпләрдә укучыларның тән температурасы үлчәнелә, авыру билгеләре булганнар өйләренә җибәрелә. 15 студент, 15 укучы, 33 укытучының коронавирус белән авырганы билгеле булды. Аларның 27се савыкты, 36сы 27 октябрьгә кадәр күзәтү астында торачак. Казанда 8 мәктәптә 4 сыйныф карантинга ябылды, 208 бала өйдә укый. Ай ярым уку дәверендә мәктәпләрдә вирус арту куркынычы күзәтелмәде. Хәл тотрыклы. Мине күбрәк 18 – 39 яшьлекләр арасында авыруның артуы борчый, – ди ул. – Яшьләрнең күбесе кичке клуб һәм дискотекаларга йөрүен яшерми. Республикада әлегә кадәр аларны ачарга рөхсәт булмаса да, димәк, алар шыпырт кына эшен дәвам итә. Тикшерүләр булачак. Ә анда йөрүчеләр үзләре үк саклык чараларын кулланмауны яшермиләр. Саклык ул – битлек кию генә түгел. Социаль дистанция, кулларны юып йөрү, һич югы антисептиклар куллану кирәк.

Битлек дигәннән, хәзер маршрут автобусларында аны киючеләр артты. Дөрес, күбесенә кондукторлар кисәтү ясый. Линиядә контроль, диләр. Күбесе штрафтан куркып, битен каплый. Ә тирә-яктагы хәлләрнең көннән-көн катлаулануы, бер-бер артлы таныш-белешләрнең якты дөньядан китеп барулары да куркытмый үзләрен.

– Әлегә маршрут автобусларындагы вазгыятьнең ничек икәненә нәтиҗә ясап булмый. Вакыт аз узды, – ди Любовь Авдонина. – Кеше үзенә игътибарлы булсын иде. Вакцина ясатырга кирәк. Беренче партия вакцина кайтканда ясатырга өлгерми калдым. Үзем дә икенче партия кайтуын көтәм.

Узган очрашуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков вакцинаның атна ахырына йә киләсе атнага кайтасын әйткән иде. Бу юлы ул Татарстан табибларына түләнәсе өстәмә акчага тукталды. Бездә бернинди кыенлыклар юк. Бу мәсьәлә аерым контрольдә тотыла, диде. Бу уңайдан республикада кайнар линия эшли башлаган. Медицина хезмәткәрләре үз сорауларына җавапны 231-79-40 телефон номерына шалтыратып таба алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев