Татарстанда көчле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 21 июльдә, республикада төнлә һәм көндез һава торышының кискен үзгәрү ихтималы бар.
Татарстанда яшен, көчле яңгыр, көчле җил көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә - 13-18, көндез 20-25 градус җылы...
Татарстанда яшен, көчле яңгыр, көчле җил көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә - 13-18, көндез 20-25 градус җылы булачак.
22 июльгә каршы төндә кабат яшенле яңгырлар көтелә. Һава температурасы - 11-16 градус җылы.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз