Татарстанда минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр
Татарстан Хөкүмәт йортында минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр. Ул - 7 мең 309 сум тәшкил итәчәк. Яңалык республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларына кагыла. Килешү Татарстан профсоюзлары федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм Министрлар Кабинеты арасында имзаланды. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу өченче очрашу инде. Тәүге тапкыр...
Татарстан Хөкүмәт йортында минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр. Ул - 7 мең 309 сум тәшкил итәчәк. Яңалык республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларына кагыла. Килешү Татарстан профсоюзлары федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм Министрлар Кабинеты арасында имзаланды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу өченче очрашу инде. Тәүге тапкыр минималь хезмәт хакы турындагы килешүне 2007 елда имзалаганнар. Бүгенгә кадәр 2014 елда кабул ителгән документ гамәлдә булган. Аның нигезендә иң түбән айлык хезмәт хакы 6 мең 420 сум тәшкил иткән.
- Бүген килешүне имзалау шартлары үзгә, - диде Хөкүмәт Рәисе. - Агымдагы ел ил күләмендә шактый катлаулы. Россия икътисадындагы үзгәрешләр республикага да тәэсир итә. Шуңа күрә Татарстандагы төп микроикътисадый күрсәткечләр узган елгыдан әллә ни аерылмый. Бу, беренче чиратта, эчке һәм тышкы базарларда сорау кимүгә бәйле. Шул ук вакытта Татарстан быелның беренче яртысында сәнәгать җитештерү күләме буенча, моңарчы кебек үк, ил төбәкләре арасында - бишенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Икътисадый шартлар авыр булуга да карамастан, Татарстанда инвестицияләр җәлеп итү, яңа проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Агымдагы елның алты аенда гына да төп капиталга 207 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән.
Төзелеш тармагындагы күрсәткечләр дә узган ел дәрәҗәсендә саклана. Сигез ай эчендә республикада 121 миллиард сумлык эш башкарганнар. Төзелеш эшләре күләме буенча Татарстан ил төбәкләре арасында - алтынчы, ә Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бүген республикада 1,5 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Социаль тармакта, бигрәк тә хезмәт базарында да хәл тотрыклы, дип ышандырды Илдар Халиков. Республика күләмендә эшсезләр саны эшли торган халыкның 0,79 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев