Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда ничә көн ял итәчәкләр?

Рөстәм Миңнеханов үз сүзен әйтте

Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә актуаль эпидемиологик вазгыять һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар турында доклад ясау нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 23 октябрьдән үк эшләми торган ял көннәре кертелмәячәге хәбәр ителә

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, бу карарга кабул ителүгә республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренең ял көннәрендә объектларны япмауны сораган мөрәҗәгатьләре исәпкә алынуы да йогынты ясаган.

Эшчеләрнең хезмәт хакы сакланып калачагы искәртелә. 

Шулай итеп, Татарстанда ял көннәре тулаем Россиядәге кебек 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачак.

Өзлексез циклны оештыра торган предприятиеләр һәм ешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, КФҮ һәм белем бирү учреждениеләре эшләрен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X