Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда Сабан туйлары 4 июльдә була?

Казан Кремле ни ди

Социаль челтәрләрдә Татарстанда Сабан туйлары 4 июльдә була дигән хәбәр таралды. Әмма рәсми рәвештә бу хакта берәү дә игълан итмәде.

Хәбәрнең ни дәрәҗәдә дөреслеген ачыклау өчен Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимовага мөрәҗәгать иттек.

“Сабан туйларын уздыру датасын билгеләгән Указ әлегә юк”, - дип җавап бирде ул.  

Күрәсең, җәй һәрвакыт Сабан туйлары белән ассоцияләшкән татар халкы бу бәйрәмне уздырмый калуны күз алдына да китерми һәм тизрәк бәйрәм итәргә тели. Ә бәлки Указ әле имзаланмаган, әмма көне формаль булмаган рәвештә инде билгеләнгәндер? Утсыз төтен булмый, ләбаса.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев