Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда укучылар аз булган мәктәпләр ябылырга мөмкин

"Татарстанда укучылар саны 80нән ким булган урта мәктәпләр калмаска тиеш", дип белдерә Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов. Ул бу хакта "Татарстанда урта белем бирүне камилләштерү"гә багышланган республиканың Иминлек шурасы утырышында белдерде. Җыелышта Президент Рөстәм Миңнеханов та министрның бу тәкъдимен хуплады. Фәттахов сүзләренчә, балалар саны аз булган мәктәпләргә яшь...

"Татарстанда укучылар саны 80нән ким булган урта мәктәпләр калмаска тиеш", дип белдерә Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов. Ул бу хакта "Татарстанда урта белем бирүне камилләштерү"гә багышланган республиканың Иминлек шурасы утырышында белдерде. Җыелышта Президент Рөстәм Миңнеханов та министрның бу тәкъдимен хуплады.
 
Фәттахов сүзләренчә, балалар саны аз булган мәктәпләргә яшь белгечләрне чакырып эшләтеп булмый, укучылар арасында да көндәшлек юк, һөнәри белем бирү дә каралмаган. Утырышта БДИ тапшырганда балалар саны аз булган мәктәпләрнең югары күрсәткечкә ирешә алмавы да әйтелде.
 
Бүген республикада 1403 урта мәктәп бар, аның 244ндә балалар саны җитәрлек түгел.
 
2013 елның язында оптимизация сәбәпле, Әгерҗе районындагы балалар саны аз булган мәктәпләрне ябарга теләгән иделәр. Ул вакытта Салагыш халкы каршы булганга төрле оешмаларга, республика җитәкчелегенә хатлар язганга, Салагыш, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый, Тәбәрле татар мәктәпләрен һәм шулай ук мари авылларындагы Күләгәш һәм Кәдрәк мәктәпләрен саклап калганнар иде.
 
Матбугат ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев