Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанга яңгырлар килә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген кич аз болытлы, уртача җылы һава торышы хакимлек итә. Ләкин иртәгә - 14 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк икән. Шунлыктан, иртәгә көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен,...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген кич аз болытлы, уртача җылы һава торышы хакимлек итә.

 

Ләкин иртәгә - 14 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк икән. Шунлыктан, иртәгә көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән көчле җил булу мөмкинлеге дә фаразланыла.


Һава температурасы төнлә - 12-17, көндез 22-27 градус җылы булачак.

 

Шимбәдән башлап, яңгырлар ешая, яшеннәр күзәтелә. Һава температурасы да төшәчәк: төнлә - 7-12, көндез исә 17-22 градустан артмый.

Якшәмбегә яңгырлар барлык районнарда диярлек явачак. Яшен булу ихтималы да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев