Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“ТАТМЕДИА“дан бүләккә - телевизор

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте бишенче тапкыр инде үз басмаларына язылган әбунәчеләр арасында призлар уйната. Моңарчы җиңүче айпад белән бүләкләнә иде. "Икенче яртыеллыкта иң күп суммага язылган әбунәчене телевизор көтә", дип хәбәр итә "Татмедиа" җитәкчелеге. Массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерүче акционерлык җәмгыяте бүләген оту өчен нишләргә кирәклеген исегезгә төшереп үтәбез. "ТАТМЕДИА"ның үзегез яратып...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте бишенче тапкыр инде үз басмаларына язылган әбунәчеләр арасында призлар уйната. Моңарчы җиңүче айпад белән бүләкләнә иде. "Икенче яртыеллыкта иң күп суммага язылган әбунәчене телевизор көтә", дип хәбәр итә "Татмедиа" җитәкчелеге.
Массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерүче акционерлык җәмгыяте бүләген оту өчен нишләргә кирәклеген исегезгә төшереп үтәбез.
"ТАТМЕДИА"ның үзегез яратып укый торган кимендә өч басмасына икенче яртыеллыкка (6 айга) язылып, язылу абонементының күчермәсен, исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны язып түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2, "ТАТМЕДИА". Конверт тышына "Акция" дип язарга онытмагыз.
Язылу квитанциясе күчермәсенең сканын, исем-фамилиягез, телефоныгызны язып интернет аша электрон адреска да җибәреп була: podpiska@tatmedia.ru.
"ТАТМЕДИА"га нинди басмалар караганлыгын менә бу сайтка кереп карагыз: www.tatmedia.ru.
Конкурска хатлар 18 апрельдән 15 июльгә кадәр кабул ителә.
Әбунәчеләр арасында игълан ителгән бәйгенең приз фонды - 88990 сум. Иң төп приз - 28 мең сумлык "LED-Телевизор 32". Аннан соң 5700әр сумлык өч "Nikon"фотоаппараты, 1595әр сумлык 12 савыт-саба җыелмасы, 550шәр сумлык 45 бүләк җыелмасы.
Кимендә өч "ТАТМЕДИА" басмасына (аның берсе "Әгерҗе хәбәрләре" булыр дип ышанабыз) язылып, бүләк оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев