Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Таттелеком”нан бүләк

"Таттелеком" җәмгыяте менә инде бишенче ел 1 сентябрь - Белем бәйрәме алдыннан һәр райондагы берәр мәктәпкә бүләк ясый. Мәктәп ишегалдындагы спорт мәйданчыкларын танымаслык итеп төзекләндереп яңа уку елына әзерлиләр алар. Көчек, Кадыбаш, Девәтернә, Тәбәрле мәктәбендә укучыларга узган елларда мондый бәхет елмайган иде инде. Ә быел район электр элемтәсе узелы җитәкчелеге...

"Таттелеком" җәмгыяте менә инде бишенче ел 1 сентябрь - Белем бәйрәме алдыннан һәр райондагы берәр мәктәпкә бүләк ясый. Мәктәп ишегалдындагы спорт мәйданчыкларын танымаслык итеп төзекләндереп яңа уку елына әзерлиләр алар.
Көчек, Кадыбаш, Девәтернә, Тәбәрле мәктәбендә укучыларга узган елларда мондый бәхет елмайган иде инде. Ә быел район электр элемтәсе узелы җитәкчелеге Салагыш мәктәбен сөендерде. Моның сәбәбе дә бар. Узел начальнигы Илнур Хәсәнов быел Салагыш мәктәбенә "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә баргач, бик матур табигать кочагына урнашкан спорт мәйданчыгының тузган хәлдә булуын күреп кайта. "Агач спорт корылмалары череп аварга җиткән иде. Ә иң мөһиме шул: мәйданчык шундый хәлдә булса да, укучылар шау-гөр килеп футбол уйныйлар, туп тибәләр, йөгерәләр... Шуннан 1 сентябрьгә бу балаларга бүләк ясарга кирәк дигән уйны күңелемә сеңдереп куйдым", - ди Илнур Ясирович. Һәм әлеге уй тормышка аша да. Август ахырында узел эшчеләре берничә көн эчендә мәйданчыкны танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Әнә, бик матур итеп турник, борыслар һәм башка спорт корылмалары ясап, аларны ачык төсләргә буяганнар. Ә укучыларны иң сөендергәне - футбол капкалары. "Элекке мәйданчык белән хәзергене чагыштырып та булмый. Без бу капканы куйган көнне үк бирегә футбол уйнарга килдек. Тәнәфес вакытында да, дәресләр тәмамлангач та мәйданчыкка туп тибәргә йөгерәбез. Өйгә кич белән генә кайтабыз. Эх, волейбол сеткасы да куелса, тагын да шәбрәк булыр иде", - диде 8 сыйныф укучысы Алмаз Муллахмәтов. Ә менә быел мәктәпне тәмамлаган Ринас Хисамов сөенече белән бергә бераз үпкәсен дә белдерде. "Мәйданчык берничә ел элек төзекләндерелгән булсын иде. Мин быел мәктәпне тәмамладым инде. Хәзер бирегә авылга кайтканда гына килеп булачак. Ә шулай да мин мәктәптә укучы малайлар-кызлар өчен шат. Мәйданчыкта шөгыльләнү өчен бернинди шартлар булмаганда да районда футбол, волейбол, баскетбол буенча алдынгы урыннарны күп яуладык. Ә хәзер безнекеләрнең түбәнгә тәгәрәргә хаклары юк", - диде ул.
Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Ясәвиева, физик тәрбия укытучысы Роза Исмәгыйлева мәйданчыкны ачу тантанасына килгән Чаллы зона электр элемтәсе узелы начальнигы урынбасары Илфат Мөтыйгуллинга һәм Илнур Хәсәновка олы рәхмәтләрен җиткерделәр. "Безнең максат - укучыларны күпләп спортка тарту. Балаларыбыз кечкенәдән сәламәт булып, чыныгып үссеннәр. Ә моның өчен барысын да эшләргә әзер без", - диде Илфат Равилевич. Җитәкчеләр кулыннан бүләккә туплар да алган малайларның башлары күккә тиде. "Яңа туплар белән яңа җиңүләр яуларга без әзер", - диделәр алар.
Салагыш укучыларына тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерәсе килә. Шушы көннәрдә биредә волейбол мәйданчыгы да барлыкка киләчәк. "Укучылар спорт яраткач, без аларның үтенечен һич кенә кире кага алмыйбыз. Рәхәтләнеп уйнасыннар өчен волейбол сеткасы да куярга булдык", - диде Илнур Хәсәнов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев