Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тау башына салынгандыр бу бакча

Әти-әни, әби-бабай кочагында иркәләнеп-назланып кына үскән сабый бала өчен ике-өч яшендә тагын кем икенче әнигә әверелә? Әлбәттә, балалар бакчасы тәрбиячесе. ИКЕНЧЕ ТУГАН ЙОРТ Кырындыда тау башына урнашкан "Сөмбелә" балалар бакчасының юбилее уңаеннан Мәдәният йортына җыелган бик күпләр әлеге мәктәпкәчә учреждениенең заманында үзләре, хәзер инде үз нәниләре өчен икенче туган йортка...

Әти-әни, әби-бабай кочагында иркәләнеп-назланып кына үскән сабый бала өчен ике-өч яшендә тагын кем икенче әнигә әверелә? Әлбәттә, балалар бакчасы тәрбиячесе.
ИКЕНЧЕ ТУГАН ЙОРТ
Кырындыда тау башына урнашкан "Сөмбелә" балалар бакчасының юбилее уңаеннан Мәдәният йортына җыелган бик күпләр әлеге мәктәпкәчә учреждениенең заманында үзләре, хәзер инде үз нәниләре өчен икенче туган йортка әверелүе турында сөйдәделәр, әниләре кебек якын булган тәрбияче апаларына рәхмәт белдерделәр.
"Сөмбелә" бу бинага күчеп эшли башлавының 20 еллыгын уздырса да, Кырындыда колхоз бакчасы 1970 елларда ук булган инде. Экранда күрсәтелгән тарихи фотосурәтләр авыл халкын шул елларга алып кайтты. Александр Гребенкин инициативасы белән 1974 елда ачылган агач бакчага сабыйлар сыймый башлый. Ул чактагы колхоз рәисе Җәүдәт Кәримов, авыл Советы рәисе Светлана Шәехова типовой бакча төзетү артыннан йөри башлыйлар. Бәйрәм кунагы - хезмәт ветераны Җәүдәт ага, әнә шул елларга әйләнеп кайтып, хатирәләре белән уртаклашты:
- 1995 елның көзендә 50 урынлы шушы типовой бакчаны ачуыбыз авыл халкы өчен зур шатлык булды. Гүзәллек дөньясын кечкенәдән күреп үсәргә тиешле балаларыбыз өчен нәкъ менә тау башын сайлавыбызга әле дә сөенеп туялмыйм, - диде ул.
Бакча коллективын бәйрәмнәре белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов:
- Авылларда булганда бакчаларга кереп, проблемалары белән кызыксынып чыгарга тырышам. Сезнең бакчаның да күп кенә мәсьәләләрен соңгы елларда бергәләп хәл иттек. Сабыйларның "абый, исәнмесез", дип дәшүләрен, кызыклы сораулар бирүләрен ишеткәч, кәефләр күтәрелеп китә. Гомерләрен шушы нәниләрне тәрбияләүгә багышлаган бакча хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт, - дип бакча мөдире Алмазия Сәлимовага Мактау грамотасы һәм 10 мең сумга сертификат тапшырды.
ИҢ АКТИВ ӘТИ-ӘНИЛӘР - "СӨМБЕЛӘ"ДӘ
Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина "Сөмбелә"дә тәрбияләнүче сабыйларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде:
- Иң актив ата-аналар шушы бакчада. Мин киңәшмәләрдә кырындылыларны гел үрнәк итеп куям. Биредә бер генә чара да алардан башка узмый. "Сөмбелә" әти-әниләре - тәрбиячеләрнең иң зур ярдәмчеләре, - диде ул.
Балалар бакчасының аяклы тарихы, 37 ел бакча мөдире булып эшләгән Салисә ханым Гатауллина кичәнең иң мөхтәрәм кунагы булды. Гомерен авыл сабыйларын тәрбияләүгә багышлаган, әле дә туган коллективының эше белән гел кызыксынып, киңәшләрен бирүче мәгариф ветераны күп кенә хатирәләре белән уртаклашты. Аның адресына яуган җылы рәхмәт сүзләренең иге-чиге булмады. Салисә ханым исә аның эшен лаеклы дәвам итүче бакчаның бүгенге мөдире Алмазия ханым Сәлимова, 38 ел биредә эшләүче ветеран тәрбияче Рәмзия Шабаева белән аның кызы Рәфинә Сабирҗановага, тәрбияче ярдәмчеләре, кухня хезмәткәрләренә хөрмәтен белдерде.
МӘҢГЕЛЕК БАЛАЧАК ИЛЕНДӘ
Бакчаның ветераннары - Әлфия Рамазанова, Нәзилә Әһлиуллина, Резидә Галиева, Рәмзия Шабаева да бу көнне сәхнә түрендә булдылар.
- Бу сабыйлар безгә картаерга ирек куймыйлар. Мин 38 ел буе балачак дөньясында яшәвемә чиксез шат. Кызым Рәфинәнең дә минем юлдан китүенә сөенәм. Бездә тәрбияләнеп чыккан 11 кызыбызның тәрбияче һөнәрен сайлавына да чиксез шатбыз, - диде Рәмзия ханым.
Тәрбияче апаларының эшен Әгерҗе шәһәре бакчаларында дәвам итүче Рәзинә, Лениза белән Эльвира да бу көнне "Сөмбелә"дәге апаларына чиксез рәхмәтле булуларын белдерделәр.
Заманында шушы бакчада тәрбияләнгән, хәзер Кырынды һәм Тирсә җирлекләре башлыклары Илназ һәм Рафил Закировлар да, бакчага йөргән чакларын искә алып, икенче әниләренә булган ихтирам хисләрен җиткерделәр. Бакча белән бер түбә астындагы башлангыч мәктәп директоры Рафилә Алиева тәрбиячеләр белән шулай дус, бердәм булып эшләүләрет турында горурланып сөйләде.
- Мин дә шушы "Сөмбелә" баласы бит, - дип бәйрәмгә Казаннан махсус кайткан җырчы авылдашлары Венер Сәлимов тәрбияче апалары хөрмәтенә дәртле җырларын яңгыратты. Туган бакчасына даими матди ярдәм күрсәтүче Ижаудагы эшмәкәр авылдашлары Вилнур Галиев адресына әйтелгән рәхмәт сүзләре алкышларга күмелде.
Бакчада тәрбияләнүче нәниләр матур чыгышлары белән бәй,рәмгә тагын да ямь өстәделәр.
50 еллык юбилееңны да күрергә язсын әле, "Сөмбелә" дип таралыштылар бәйрәмдә катнашучылар.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев