Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тәбәрле апалары калфак чигә

    Тәбәрленең лаеклы ялдагы апалары, борынгыдан калган гореф-гадәтләрне яңартып, калфак тегәргә өйрәнәләр. Һәр атнаны авыл китапханәсенә җыелып бу эшнең нечкәлекләренә төшенәләр алар. - Башта калфакны ничек тегәргә икәнен белми аптырап беттек. Майонез чиләген дә, скотч катыркысын да эшкә җиттек, - ди Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Финисә Шаһабиева. Кирәкле әйберләрен кибеттән сатып...

    Тәбәрленең лаеклы ялдагы апалары, борынгыдан калган гореф-гадәтләрне яңартып, калфак тегәргә өйрәнәләр.

    Һәр атнаны авыл китапханәсенә җыелып бу эшнең нечкәлекләренә төшенәләр алар.

    - Башта калфакны ничек тегәргә икәнен белми аптырап беттек. Майонез чиләген дә, скотч катыркысын да эшкә җиттек, - ди Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Финисә Шаһабиева.

    Кирәкле әйберләрен кибеттән сатып алганнар. Өлгеләрне кисәргә, аннан калфакларга сәйләннәр ярдәмендә төрле бизәкләр төшерергә өйрәнгәннәр.

    - Безнең Мәдәният йортында төрле кичәләр, бәйрәмнәр бик еш уза. Хәзер Каз өмәсе, Сабан туе бәйрәмнәрендә калфак киябез. Без генә түгел, кызларыбыз, оныкларыбыз да бик ярата бу милли баш киемен, - ди Фәнзилә Гомәрова. - Шәһәргә алып китәләр дә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә узучы бәйрәмнәргә дә кияләр.

    Фәнзилә ханым - авыл музее җитәкчесе дә. Әзер калфакларны бирегә дә куйган ул. Төрле төбәкләрдән музейга килүчеләр кулдан тегелгән калфакларга соклануларын белдерәләр, бүләк тә итеп бирәбез, ди.

    Калфак тегүчеләрнең иң өлкәненә - 80 яшь. Ул - Флүрә апа Якупова. "Кул эшенә генә түгел, җырларга да бик оста", диделәр аның турында. 78 яшьлек Миңнеһөдә апа Хәйруллина да, үзе әйтмешли, "яшьләрдән" калышырга теләми, калфак тегүдә төгәллек тә, җитезлек тә күрсәтә.

    - Күзләр, куллар аргач йә җырлап җибәрәбез, йә борынгы уеннар "Чүпләмле", "Капкалы", "Җебегәнле", "Йөзек салыш"ны уйнап алабыз, - ди җырчы ханым Әлфия Гатауллина.

    Калфак тегүдән тыш, Тәбәрле апалары җәй көне велосипедта, кыш көне чаңгыда да җилдерәләр икән. Әле скандинавча да йөрергә өйрәнгәннәр.

    - Пенсиягә чыккач вакыт күп. Аны файдалы итеп уздырырга тырышабыз, - диләр алар.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Автор фотолары.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: