Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәбәрледә каз өмәсе гөрләде

Бүген Тәбәрле авыл җирлегендә район күләмендә Каз өмәсе уздырдылар. Мондый күңелле чара районда беренче тапкыр булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис-Финисә Шаһабиевлар, авыл үзешчәннәре әлеге бәйрәмне уздыруга бөтен көчләрен һәм осталыкларын куйганнар. Тәбәрледә элек-электән күпләп каз асрыйлар. Нәзилә-Фәрит Шаһабиевлар, Вил-Раушания Вәлиевлар, Мирзалиф-Әнсәрия Харасовлар, Газинур-Раушания Галиевлар, Зиннур-Филисә Шәеховлар, Мукшурдан Рафил-Римма Сәлимуллиннар хуҗалыгында...

Бүген Тәбәрле авыл җирлегендә район күләмендә Каз өмәсе уздырдылар. Мондый күңелле чара районда беренче тапкыр булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис-Финисә Шаһабиевлар, авыл үзешчәннәре әлеге бәйрәмне уздыруга бөтен көчләрен һәм осталыкларын куйганнар.

Тәбәрледә элек-электән күпләп каз асрыйлар. Нәзилә-Фәрит Шаһабиевлар, Вил-Раушания Вәлиевлар, Мирзалиф-Әнсәрия Харасовлар, Газинур-Раушания Галиевлар, Зиннур-Филисә Шәеховлар, Мукшурдан Рафил-Римма Сәлимуллиннар хуҗалыгында 20-30 баш каз бар икән. Фәнилә-Ильяс Муллахмәтовлар да бу йорт кошларын гомер-гомергә асрыйлар. Әлеге борынгыдан калган матур йола да нәкъ менә алар хуҗалыгында узды.

- Ел саен 20 баш каз асрыйбыз. Бәбкәләрне сатып алабыз. Ә ата казны кышлыкка калдырабыз. Бәбкәләрне саклаучы да, яклаучы да ул, - ди хуҗабикә Фәнилә апа.

Милли киемнәрдән ыспай итеп киенгән авыл уңганнары иртүк каз йолкырга килгәннәр. Әнә, уңган-булган апайлар гармун моңына кушылып каз йолкыйлар, бала-чага канат "суя". Ә бер кызны "йон соскысы" эзләргә авылның икенче очына ук җибәргәннәр. Ул ара да булмый гармун күтәреп авылның асыл егетләре өмә булган өйгә килеп керә, башлана уен-көлке, җыр-бию. Хуҗабикәнең мичтән яңа чыккан кайнар коймагы белән җиз самавырда кайнаган тәмле чәе дә һәркем күңеленә хуш килә. Каз йолкып беткәч, җырлый-җырлый бәкегә каз юарга төшү, алдан кызларның канат сибеп барулары, елга буенда бию-җырлаулар - барысы да борынгыдан матур бер бизәк булып калган йола. Эш беткәч, уйнарга ярый дигәндәй, соңыннан яшьләр "Җебегәнле", "Капкалы", "Табышмак әйтеш" уеннарын да уйнап күрсәттеләр. Иң соңыннан каз итеннән пешерелгән бәлеш белән сыйландылар.

Бу көнне, әнә шулай, иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем сөрде Тәбәрледә.

- Әле каз өмәләре алда. Күпләр бу ялларда балалары кайткач өмәләр уздырырга уйлыйлар. Аларын да шулай күңелле һәм матур итеп уздырачакбыз, - диделәр авылның уңган-булган апалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев