Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сокманнан тимерче Тимерхан агага - 90 яшь

Сокман авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Тимерхан ГӘРӘЕВ 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район чигендә, анда да авылның иң аргы башында яшәүче Тимерхан аганы картлык күрмәгән дә, тапмаган да, ахрысы. Гомергә хастаханә юлын белмәгән ул, авызындагы бөтен тешләре дә исән-сау.

Гаиләдә өч малай үсә алар. Тимерхан иң өлкәне була. Заман авырлыгының барысын да үз җилкәсендә татый малай: кәлҗемә өчен Удмуртия басуыннан черегән бәрәңге дә җыя, 13 яшендә язгы чәчү өчен Әгерҗедән күтәреп орлык та ташый, урман да кисә. Аннан алачыкка эшкә килә. Башта тимерче ярдәмчесе була, аннан – тимерче. Төгәл, тәртип яратучы, әйткәнне көтеп тормыйча үзе белеп эшләгәне өчен җитәкчеләр дә, колхоз механизаторлары да бик хөрмәт итәләр үзен. Тимерче булып кына да 28 елдан артык эшли ул. Тырыш, намуслы хезмәте өчен “Почетлы колхозчы” исемен бирәләр. Лаеклы ялга чыккач та сезон вакытларында яраткан эш урынына килеп булыша хезмәт ветераны.

Әминә апа белән гаилә корып кыз һәм малай үстерәләр. Кызлары Көчектә яши. Уллары Рәйхан йола буенча төп йортта калган. Ул күп итеп үгезләр үстереп, каз-үрдәкләр асрап, мул тормышта яши. Тимерхан аганың тормыш иптәше күптән инде бакыйлыкка күчсә дә, өйдә уңган килен Мәдинә булдырган җылылык, чисталык һәм тәртип сокланырлык.

– Безнең әти ишек алдына, капка төбенә бер чүп төшерми. Йорт тирәләрен чабып тора, бер чүп үләне дә үстерми. Бакча артларын да гел себереп кенә тора. Бер тик торуны белми. Җәен хәтта агачларга да су сибеп йөри, – ди 35 ел бергә яшәүче килене.

Бабасы белән горурланучы оныгы Дания дә сүзгә кушыла:

– Бабай кышын иртүк торып кар көри. Нигә иртә таңнан көрисең дип кызыксынгач, улым чыкканчы дип көрим, алайса миңа эш калмый, ди бабам. Мунча өчен утын яруны да ул үзе башкара. Чалгы белән печән чаба. Көнозын үзенә эш табып, гел хәрәкәтләнеп тора. Барысын да үзе белеп эшли. Гел Әлмәндәр карт кебек, – ди ул.

Оныгы Гөлфия бабасы һәм әбисенең аларны бик яратып-кадерләп үстерүләре, мәктәпкә укырга барганчы ук алтын алка бүләк итүләре турында сөйләп, бабасының оныкчыкларына да шундый ярату күрсәтүенә соклануын белдерде.

Олуг бәйрәме көнендә Таһир һәм Зөфәр энеләренең балалары гаиләләре белән котларга кайтканнар иде. Район башлыгы Валерий Макаров исеменнән котларга килгән район башлыгы урынбасары – район Советындагы “Бердәм Россия” фиркасе җитәкчесе Ришат Нурисламовка, Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасовка да эшләрендә уңышлар, хәерле юллар теләп озатып калды Тимерхан ага.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев