Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чәчәк кебек чәк-чәге

    Әгерҗедә яшәүче Мәкгенә ГӘРӘЕВА Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда узган чәк-чәк бәйрәмендә җиңү яулады һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бәйгедә аның аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән телне йотардай тәмле чәк-чәгенә тиңнәр юк иде. "Сеңлеләрем Гөлсинә, Рамилә Ижауда шундый бәйге узачагын әйтсәләр дә, катнашырга уемда да юк иде. Чәк-чәк пешерергә генә түгел, аны...

    Әгерҗедә яшәүче Мәкгенә ГӘРӘЕВА Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда узган чәк-чәк бәйрәмендә җиңү яулады һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бәйгедә аның аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән телне йотардай тәмле чәк-чәгенә тиңнәр юк иде.
    "Сеңлеләрем Гөлсинә, Рамилә Ижауда шундый бәйге узачагын әйтсәләр дә, катнашырга уемда да юк иде. Чәк-чәк пешерергә генә түгел, аны якларга, ягъни презентацияләргә дә кирәк иде бәйрәмдә. Ә минем шигырь язу буенча осталыгым юк. Оныгым Динара шигырь язгач, артка чигенер урын калмады", - ди ул. Удмуртиянең Сарапул, Ижау, Чайковский, Игра кебек шәһәрләреннән килгән чәк-чәк пешерү осталары арасыннан беренчелекне нәкъ менә Әгерҗедән килгән ханымга бирүләре юкка гына түгел. "Бәйге таләпләренә туры китереп пешерелгәне дә, иң матуры да, тәмлесе дә Әгерҗедән килгән оста Мәкгенә ханым пешергән чәк-чәк иде", - ди жюри рәисе - Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Шәрифуллин.
    Мәкгенә - Пермь якларыннан. "Әнием Өммегөлсемне сугыш вакытында шул якларга урман кисәргә җибәргән булганнар. Ул шунда кияүгә чыккан, без дөньяга килгәнбез. Әгерҗедә Минҗамал әбиебез яши иде. Ул бик чакыргач, 1971 елда гаиләбез белән Әгерҗегә күченеп кайттык. Мин озак еллар почтада, аннан хәрбиләштерелгән сак хезмәтендә эшләдем, шуннан лаеклы ялга киттем. Без бик еш кына Яңа Бәзәкәдә яшәүче Шәмсиямал апаларга кунакка кайтып йөрдек. Ә ул безне, чоланыннан алып кереп, бик тәмле теш белән сыйлый иде. Чәйгә манып ашаган шул тешләрнең тәме авызымда әле дә саклана. Шул чакларда: "Их, мин дә шулай тәмле итеп теш пешерә белсәм?!" - дип хыяллана идем. Шушы уемны сизгәндәй, Әгерҗенең Камал урамындагы күршебез Асия апа Гыйззәтова чәк-чәк пешергән вакытта мине еш кына булышырга чакыра башлады. Баштарак бары аңа ярдәм итеп кенә йөрдем. Аннан үземнең пешереп карыйсым килде. Беренче тапкырларында чәк-чәгем бер дә уңмады. Аннан, уңа башлагач, күңелем үсеп китте", - дип сөйли ул. Баштарак танышлары, туганнары үтенече буенча пешерсә, инде хәзер даими заказ бирүчеләре дә бар. "Безнең татар халкы күчтәнәчкә чәк-чәк алып барырга ярата. Мин пешергән чәк-чәкләрне дә кайларга гына алып бармыйлар?!" - ди ул. Чыннан да, аның тау сыман өеп, кәрҗин сыман үреп, йөрәк сыман тезеп, чәчәкләр белән бизәлгән чәк-чәкләрен хәтта Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Греция, Англия кебек илләргә дә күчтәнәч итеп алып барганнар."Мин милли ризыгыбызны Камчаткадагы улым гаиләсенә алып бардым. Юл бик ерак булса да, ник бер теше таралсын?! Якыннарым башта матур итеп бизәлгән чәк-чәкне ваткаларга кызганып тордылар. Ә ашаганда мактап туялмадылар",- ди Әгерҗедән Җәмилә Садыйкова.
    Мәкгенә ханым көн саен диярлек кимендә бер чәк-чәк пешерә. "Әгәр кәефем начаррак була икән, мин эшкә тотынмыйм. Чөнки чәк-чәкнең уңу-уңмавы кәефнең нинди булуына да бик бәйле. Эшемне һәрчак "бисмиллаһ" әйтеп башлыйм, аннан "тәмле булсын иде" дип телим", - ди чәк-чәк пешерү остасы. Кызлары Альбина белән Ләйсән дә әниләренә бик теләп булышалар хәзер. "Безнең әниебезнең чәк-чәге үзе кебек матур, теле кебек татлы", - диләр алар горурланып.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: