Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чын тәрбияче

"Берәр бәйгедә катнашырга кирәкме, ачык занятие күрсәтергәме - иң беренче булып Резидә Рәмзиевнага мөрәҗәгать итәбез. Ул һәр эшкә зур җаваплылык белән алына һәм уңышлы итеп башкарып та чыга", - ди Әгерҗенең 1нче балалар бакчасы профсоюзлар лидеры Лилия Закирова югары категорияле тәрбияче Резеда ЗАКИРОВА турында. Резидә Рәмзиевнаның биредә эшли башлавына 30...

"Берәр бәйгедә катнашырга кирәкме, ачык занятие күрсәтергәме - иң беренче булып Резидә Рәмзиевнага мөрәҗәгать итәбез. Ул һәр эшкә зур җаваплылык белән алына һәм уңышлы итеп башкарып та чыга", - ди Әгерҗенең 1нче балалар бакчасы профсоюзлар лидеры Лилия Закирова югары категорияле тәрбияче Резеда ЗАКИРОВА турында.
Резидә Рәмзиевнаның биредә эшли башлавына 30 елдан артык инде. 10 сыйныфны тәмамлау белән әлеге бакчага эшкә килә ул һәм аннан читтән торып педагогия көллиятен тәмамлый.
- Миңа йөргән балалар үзләре дә күптәннән әти-әни булдылар. Инде аларның балаларын да тәрбияләп чыгардык. Хәзер "оныкларыбызны да сезгә алып киләбез" дип торалар, - ди ул шушы еллар дәвамында инде ничә буын сабыйга тәрбия бирүенә ишарәләп. Үзендә тәрбияләнгән һәр баланың исемен дә, үзен дә яхшы хәтерли. "Үзләре дә онытмыйлар, әллә кайлардан сәлам бирәләр. Шалтыратып та хәлемне белеп торалар", - ди элемтәләрнең саклануына сөенеп.
Резидә Рәмзиевна сабыйларның бакчада узган һәр көне кызыклы да, файдалы да, үзенчәлекле дә булсын дип тырыша.
- Чаралар берсен-берсе кабатламасын өчен еш кына методик әсбапларга, китапларга, газета-журналларга мөрәҗәгать итәм. Ял көннәрендә компьютердан кызыклы эшләнмәләр эзлим, - ди Резидә Рәмзиевна. "Чын тәрбияче" дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер дә инде. Әнә, ул да инде ничә еллар эшләп, бай тәҗрибә тупласа да, һаман эзләнүдә бит.
- Чараларны кызыклы итеп уздыруда, төрле бәйгеләр әзерләүдә әти-әниләрнең ярдәме бик зур. Вакытлары ничек кенә тыгыз булмасын, булышырга да, чарада катнашырга да җай табалар, - ди ул ата-аналарга рәхмәтле булып. Уртак тырышлыклары бушка китми: төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып кына алмыйлар, призлы урыннар яулыйлар. Узган ел "Сау бул, балалар бакчасы!" төбәкара бәйгесендә II урын алганнар. Тәрбияченең дистә елларга сузылган тырыш хезмәте дә югары бәяләнгән: район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары янында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы да лаеклы урын алган. Шулай да аның өчен иң зур бүләк - ата-аналар рәхмәте. Әнә, бакчаның бәяләмәләр кенәгәсендә аның исеменә нинди генә җылы сүзләр язмаганнар: "Сездә булган барлык күркәм сыйфатларның балаларыбызга күчә баруына чиксез шатланабыз", "Сезнең тырыш хезмәтегезне бәяләр өчен сүзләр дә табу авыр", "Балаларыбызның тәрбиячесе нәкъ менә Сез булганга сөенеп туялмыйбыз" һәм башкалар.
- Резидә Рәмзиевна балаларда татар теленә мәхәббәт уятуда да армый-талмый хезмәт куя. Ул занятиеләрдә генә түгел, үзе җитәкләгән "Татар халык иҗаты, фольклоры, уеннары белән танышу" түгәрәгендә дә балаларга халкыбызның иҗат җимешләрен төрледән-төрле алымнар аша җиткерү өчен педагогик осталыгын эшкә җигә. Нәтиҗәсе дә сокланырлык: әнә, сорауларына ничек матур итеп татарча җавап бирәләр нәниләр, ничек сәнгатьле итеп татар шигырьләре сөйлиләр, җырлыйлар?!
Менә шулай бер-берсен кабатламый торган көннәр яктылыгында матур юбилеена - 50 яшенә дә килеп җиткән тәрбияче ханым. Хезмәттәшләре, нәни шәкертләре, аларның әти-әниләре генә түгел, 27 ел тормыш юлыннан бергә атлаучы җәмәгате Тәфкил, сөекле кызлары Эльвира һәм уллары Эльнар гаиләләре дә күңел түрендә йөрткән иң матур теләкләрен юллыйлар аңа бу көннәрдә. Ә ул һәр теләккә сабыйларча куана. Сабыйлары белән бергәләп аларның нәни генә уңышларына да куану менә шулай канына сеңгән аның.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев