Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чират көтмичә, өйдән чыкмыйча түлибез

Татарстанда яшәүчеләр сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен инфоматлар һәм ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә барлыгы чама белән 13 миллион сум түләгән. Хәзер өйдән чыкмыйча гына Интернетта ТКХ хезмәтләре күрсәтүгә исәпләнгән суммалар турында мәгълүматны тикшерергә, лицевой счет белән эшләргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, "перерасчет" ясарга (мәсәлән, фатирда берничә көн буе...

Татарстанда яшәүчеләр сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен инфоматлар һәм ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә барлыгы чама белән 13 миллион сум түләгән.
Хәзер өйдән чыкмыйча гына Интернетта ТКХ хезмәтләре күрсәтүгә исәпләнгән суммалар турында мәгълүматны тикшерергә, лицевой счет белән эшләргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, "перерасчет" ясарга (мәсәлән, фатирда берничә көн буе кайнар су булмый торганда), шулай ук барлык түләүләр тарихын электрон рәвештә сакларга була. Моның өчен порталда Шәхси кабинет булдырырга кирәк. Аны теркәве бик җиңел - мобиль телефон номерын күрсәтү (аңа пароль җибәреләчәк) дә җитә.
Ә инде ТКХ хезмәтләре өчен Шәхси кабинет ачмыйча гына да түләргә була. Моның өчен түләү квитанциясендә күрсәтелгән лицевой счет номерын һәм түләү күләмен генә компьютерда җыярга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтүгә инфомат аша түләгәндә комиссия 2 процент тәшкил итсә, uslugi.tatarstan.ru аша - нибары 1 процент.
Бүген Татарстанның 1,2 миллион йорт хуҗалыгы (йорт хуҗалыкларының 90 проценты) әлеге хезмәт күрсәтү мөмкинлегенә ия. Идарәче компаниягезнең бу сервиска тоташтырылу-тоташтырылмавын https://uslugi. tatar.ru/personal-account сылтамасы буенча "узып" белергә була.
Идарәсе компаниянең әлеге сервиска тоташуын теләсәгез, 8(843)5114115 телефоны аша шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев