Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Техник күзәтү уздыруда – үзгәрешләр

Транспорт чараларына техник күзәтү уздыруга кагылышлы закондагы үзгәрешләр 1 январьдан үз көченә керде. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән әңгәмәбез - әлеге үзгәрешләр хакында. - Олег Ринатович, Татарстанда техник күзәтү операторы булып бүгенге көндә кайсы оешма тора? - Безнең республика территориясендә бу вәкаләтләр "Таттехконтроль" җәмгыятенә йөкләнгән. Әлеге җәмгыять 2007 елдан...

Транспорт чараларына техник күзәтү уздыруга кагылышлы закондагы үзгәрешләр 1 январьдан үз көченә керде. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән әңгәмәбез - әлеге үзгәрешләр хакында.
- Олег Ринатович, Татарстанда техник күзәтү операторы булып бүгенге көндә кайсы оешма тора?
- Безнең республика территориясендә бу вәкаләтләр "Таттехконтроль" җәмгыятенә йөкләнгән. Әлеге җәмгыять 2007 елдан бирле шушы юнәлештә эшли һәм анда техник күзәтү уздыру өчен кирәкле җиһазлар да, җитештерү-техник база да, белгечләр дә бар.
- Татарстанда "Росгосстрах" иминиятләштерү компаниясе белән килешү нигезендә эшләүче "Техосмотр" җәмгыяте барлыкка килгән, дигән сүзләр дә йөри...
- Операторлар реестрына Казандагы, Чаллыдагы һәм Бөгелмәдәге пунктлар кертелгән. Әлеге пунктлар элек страховка биргән компанияләрнең филиаллары булып тора. Анда кирәкле җиһазлар да, транспорт чарасының техник халәтен билгеләрдәй экспертлар да юк. Димәк, әлеге пунктларда талоннар тиешле тикшерү уздырылмыйча гына биреләчәк. Транспорт хуҗалары мондый пунктларга барырга ашыкмасыннар иде.
- Техник күзәтү уздыруның яңа тәртибе нидән гыйбарәт?
- Яңа тәртип буенча, авырлыгы өч тонна ярымга кадәрле җиңел һәм йөк машиналарына, транспорт чарасы теркәлгән вакыттан, ягъни ул чыккан елдан алып өч елга кадәр техник күзәтү уздырылмый. Бу мототранспорт чараларына да кагыла.
Әгәр транспорт чарасы чыгарылган көннән бирле өч елдан алып 7 елга кадәр вакыт узган икән, ул чакта югарыда телгә алган транспорт чараларына техник күзәтү ике елга бер тапкыр уздырыла.
Инде транспорт чарасы 7 елдан артык кулланылышта икән, аңа ел саен техник күзәтү уздырырга туры киләчәк. Бу кагыйдә ярты тоннага кадәрле авырлыктагы тагылмаларга һәм ярымтагылмаларга да кагыла.
Өч тоннадан артык авырлыктагы йөк машиналарына, РФ законы нигезендә ут, тавыш сигналлары бирү өчен махсус җиһазландырылган транспорт чараларына, транспортта йөртергә өйрәтүгә тәгаенләнән транспорт чараларына техник күзәтү 12 ай саен уздырыла.
Такси, автобусларга, сигез (шофер урыны исәпләнми) һәм аннан күбрәк утыргычлы йөк машиналарына, куркыныч йөкләрне йөртүгә тәгаенләнгән махсуслаштырылган транспорт чаралары һәм аларның тагылмаларына техник күзәтүне һәр алты ай саен узарга кирәк.
- ОСАГО полисы алуда үзгәрешәр бармы?
- Хәзер иң беренче чиратта техник күзәтү узуга талон алырга, аннан соң гына ОСАГО полисын рәсмиләштерергә кирәк. Техник күзәтүгә талон булмаган өчен административ җаваплылык каралмаган. Тик бу такси, автобус, сигез һәм аннан да күбрәк урынлы пассажирлар йөртүгә тәгаенләнгән йөк машиналарына, куркыныч йөкләрне йөртүче масхус җиһазландырылган транспорт чараларына кагылмый. Әлеге кагыйдәне бозган өчен аларга 500 сумнан алып 800 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
- Техник күзәтү автостраховкалаучыларның Россия берлегендә теркәлгән операторлар тарафыннан узлырыла икән, ЮХИДИ хезмәткәрләренә нинди вазифа кала?
- Юлдагы хәрәкәт барышында транспорт чарасының техник халәтен күзәтү һаман да Дәүләт автоинспекциясее хезмәткәрләре җаваплылыгында булачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре техник диагностика уздыру чаралары ярдәмендә транспортның техник хәлен контрольдә тота ала.
Татарстан страховкалаучылары һәм Эчке эшләр миниистрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә техник күзәтү узуга талонның булу-булмавын контрольдә тоту мәсьләләсе каралды. Талон булмаган очракта ЮХИДИ хезмәткәрләре контрольне аеруча җентекләп уздырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев