Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Техника эшләсә, без сынатмабыз

"Менә шундый тырыш, уңган егетләр күбрәк булса, районда язгы чәчүне срогыннан күпкә алда тәмамларга мөмкин булыр иде", - ди "Агро-Кама"ның IV участогы директоры Фирдәвес Сәләхиев. "Тәбәрле" бүлекчәсе хезмәтчәннәрен мактавы бу җитәкченең. Әлеге бригада әтиле-уллы тракторчылар Илдархан-Илфат Хәбибуллиннар һәм Владислав Шәйдуллинны, чәчүчеләр Фирдүс Баһаветдинов һәм Фәрит Гәрәевны, кырга ашлык чыгаручы шоферлар...

"Менә шундый тырыш, уңган егетләр күбрәк булса, районда язгы чәчүне срогыннан күпкә алда тәмамларга мөмкин булыр иде", - ди "Агро-Кама"ның IV участогы директоры Фирдәвес Сәләхиев.
"Тәбәрле" бүлекчәсе хезмәтчәннәрен мактавы бу җитәкченең. Әлеге бригада әтиле-уллы тракторчылар Илдархан-Илфат Хәбибуллиннар һәм Владислав Шәйдуллинны, чәчүчеләр Фирдүс Баһаветдинов һәм Фәрит Гәрәевны, кырга ашлык чыгаручы шоферлар Илназ Мөхәммәтшин һәм Марсель Шәрәфиевны берләштерә.
- Бу егетләрнең һәркайсы аерым мактауга лаек, - дип сүзгә кушыла бригадир Хәмит Садыйков.
Әнә, Владислав Шәйдуллин - язгы кыр эшләре башланганнан бирле басуда. 700 гектардан артык мәйданда дым каплаткан. Хәзер Илфат Хәбибуллин белән бергә чәчүлек җирләрне эшкәртәләр.
Фирдүс турында да "алтын куллы", диләр хезмәттәшләре. Эретеп ябыштыручы да, токарь да, слесарь да ул. Ә менә Илдархан һәм чәчүчеләр Фирдүс белән Фәрит көндәлек 37 гектар норма урынына 50 гектардан артык чәчеп баралар.
- Трактор һәм агрегатлар ватылмаса, тагын да күбрәк чәчәр идек әле. Техниканы язгы кыр эшләренә үзебез әзерләдек, анысы. Тик алар шуның кадәр тузган, озакка чыдамый, - диләр.
- Басуда тоткарлык тумасын өчен, тракторны иртәнге сәгать 3тә торып ремонтлыйм, - ди механизаторлык стажы инде 30 елдан артып киткән Илдархан.
Әтисе дә мактаулы тракторчы булган аның. Бүген аның эшен улы һәм оныгы дәвам итүенә ихлас сөенәдер 85 яшьлек Тимерхан ага.
Чәчү башланганнан бирле бу хезмәтчәннәр - иртә таңнан эш урынында.
- Өйдән биштә чыгып китәбез. Тракторны кабызганчы, җайлап-майлаганчы бер сәгатьләп вакыт уза. Басудагы эшне алтыдан да соң башлаганыбыз юк. Кичләрен сигез-тугызларга кадәр эшлибез, - диләр ир-егетләр. Кайнар ашауны ике тапкыр басуга алып киләләр.
- Ә менә техника ватылып китсә йә ягулык бетсә, бригадирыбыз Хәмиткә бер шалтырату да җитә. "Ашыгыч ярдәм" ул безнең, - диләр.
Менә шулай, бер йодрык булып, бер-берсенә ярдәм итеп, чын мәгънәсендә, һәр минутның кадерен белеп эшлиләр бүген "Тәбәрле" бүлекчәсе механизаторлары. "Язгы бер көн ел туйдыра" дигәнне сүздә генә түгел, эштә күрсәтүләре гамәлләрендә чагыла
- Көздән барлык мәйданнар тиешле шартларына туры китереп эшкәртеп калдырылды. Чәчүгә чыккан көннәрдә туфракта сизелерлек дым бар иде әле. Җилле көннәр дымны бик тиз алып бетерә шул. Туфрактагы дым күзгә күренеп каядыр югала. Бераз яңгыр явып китсә шәп булыр иде, - дип борчыла Фирдәвес Сәләхиев.
Әйе, басудагы тузанга тыннар буыла. Тракторчылар, чәчүчеләр дә тузанга чыдарлык түгел, диләр. Әнә, үзләре дә тузанга баткан, күзләре генә ялтырап тора. Шулай булса да, кәефләрен төшермәскә тырышалар.
- Хезмәт хакын да вакытында бирсәләр, тагын да дәртләнеп эшләр идек, - дигән теләкләрен дә җиткерделәр.
- Бу бүлекчәдә язын бөртеклеләр 1332 гектар мәйданга чәчеләчәк. Моның өстенә, 371 гектар мәйданга берьеллык азык культуралары, 60 гектар кукуруз, 145 гектар печән чәчәсе бар. Мондый темплар белән эшләгәндә, бөртеклеләрне 15 майларга чәчеп бетерербез дип уйлыйм, - ди Фирдәвес Сәләхиев.
- Мукшур егете Рәүшәт Вәлиевны да мактап телгә алыгыз әле. Бу бригадада булмаса да, ул да бик яхшы эшли, - дип үтенде ул саубуллашканда.
Җитәкченең менә шулай тырыш хезмәтчәннәр эшен күрә белүе дә эшкә дәрт өстәми калмыйдыр.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев