Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тел шартлатырлык карбызлар!

Әгерҗедә яшәүче 82 яшьлек Нина ЖУРАВЛЕВА турында шәһәрдәшләр "менә дигән бакчачы" дип мактап сөйлиләр. Аның бакчасында хәтта карбызга кадәр үсә! Чыннан да, Нина Павловнаның бакчасында үсеп утыручы яшелчәләрне күреп хәйран каласың. Әнә, 200ләп төп помидор, 3 түтәл кыярының уңышы үзенә дә, балаларына да җитәрлек булган. Кышка күпләп тозлаган ул аларны....

Әгерҗедә яшәүче 82 яшьлек Нина ЖУРАВЛЕВА турында шәһәрдәшләр "менә дигән бакчачы" дип мактап сөйлиләр. Аның бакчасында хәтта карбызга кадәр үсә!
Чыннан да, Нина Павловнаның бакчасында үсеп утыручы яшелчәләрне күреп хәйран каласың. Әнә, 200ләп төп помидор, 3 түтәл кыярының уңышы үзенә дә, балаларына да җитәрлек булган. Кышка күпләп тозлаган ул аларны. Татлы борычны да аерым маринадлап куйган. "Башка елларны базарда даими сатып алучыларым көтеп кенә торалар иде. Иртә яздан помидор үсентеләреннән башлап, соңгы уңышны җыеп алганчы сату иттем. Кереме дә әйбәт кенә кала иде. Быел сәламәтлегем бик нык какшады, хәзер сату белән йөри алмыйм", - ди ул.
Бер айдан карбызлары да өлгереп җитәчәк аның. Хәзер аларның иң зурысы 10 кило чамасы булыр. Нина Павловна көньяк җимешен 1990 елдан бирле үстерә. "Базарда "Огонек" орлыгын күрдем дә эксперимент ясап карарга булдым. Шул ук елны беренче тапкыр үзем үстергән карбыздан авыз итү насыйп булды", - ди ул. Мул уңыш алучы оста бакчачыны 1995 елда Удмуртия телевидениесе дә төшереп китә. 980 граммлы помидор, зур-зур карбызларын күреп, журналистлар да тел шартлата.
Күпләр бездәге һава шартларында карбыз үстерү бик четерекле дип уйлыйдыр. Әмма Нина ханым "аны үстерүнең бер авырлыгы да юк", ди. Башта бер савытка орлыгын чәчә, аннан кояш нык кыздыра башлагач үсентеләрен җиргә күчерә икән. "Карбыз су ярата. Бөтен сере шул", - ди ул. Көньяк җимеше белән күрше-күлән, танышларын сыйларга ярата бакчачы. Сусыл, шикәрле, бернинди ашламалар кертелмичә үстерелгән карбызны авыз итүчеләр аның тәмен озак вакыт онытмыйлар.
Күп еллар поездлар озатучы булып эшләгән, яшьли тол калып, ике баласын ялгызы тәрбияләп үстергән, хәзер аларның кайтуын сагынып яшәүче Нина ханым тормышын бакчасыннан башка күз алдына да китерә алмый. "Шушында чыксам гына күңелемә рәхәтлек табам. Ходай миңа сәламәтлек бирсен дә бакчамнан гына аермасын", - дип тели ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев