Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Теләк кенә булсын...

"Эш булса, авыл яшәячәк". Шушы фикерне киләчәк юнәлеше итеп билгеләп, Татарстан Хөкүмәте авылларда гаилә фермалары эшчәнлеген җәелдерүне максат итеп куя бүген. Ә безнең районда бу юнәлештә ниләр эшләнә? Фермерларга нинди ярдәм күрсәтелә? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу максатыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллинга мөрәҗәгать иттек. - Дилүс Гаскәрович,...

"Эш булса, авыл яшәячәк". Шушы фикерне киләчәк юнәлеше итеп билгеләп, Татарстан Хөкүмәте авылларда гаилә фермалары эшчәнлеген җәелдерүне максат итеп куя бүген. Ә безнең районда бу юнәлештә ниләр эшләнә? Фермерларга нинди ярдәм күрсәтелә? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу максатыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллинга мөрәҗәгать иттек.

- Дилүс Гаскәрович, райондагы 17 гаилә фермасына Хөкүмәт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелде?

- Ферма төзегән яки иске бинаны үзгәртеп корган фермерга, төзелеш эшләренең 80%ы беткәннән соң - субсидиянең яртысы, эшләр тулысы белән тәмамлангач, калган яртысы бирелергә тиеш. Хәзерге вакытта бу субсидинең беренче өлешен төзелеш эшләренең яртысы беткәннән соң ук бирү турында сөйләшүләр алып барыла. 2011 елда 24 башка исәпләнгән сөт фермалары биналары төзүчеләргә, бинаны үзгәртеп коручыларга - 1әр миллион сум, терлекчелек, сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләргә, каз үстерүчеләргә - 500 меңәр сум, кортчылык эшенә алынучыларга 200 меңәр сум күләмендә субсидия бирү каралган иде. Сокманнан Рамил Нәбиуллин, Яңа Бәзәкәдән Раушан Хикмәтуллин һәм Дилүс Ямалиев, Ямурзадан Сәхиповлар, Азеводан Рамил Исмәгыйлев, Тәбәрледән Алнур Азиев әлеге субсидияләрне алдылар инде. Моннан тыш, сатып алынган терлек өчен субсидия бирү дә каралган. Әйтик, буаз тана һәм сыерның һәр кило тере авырлыгы өчен 40 сум, бозау, сарык, кәҗә, дуңгызның һәр кило тере авырлыгы өчен 30 сум акча кире кайтарыла. Бу акчалар Рамил Нәбиуллинга, Азиевларга, Кырындыдан Сирин Нурмөхәммәтовка кайтты инде. Шушы көннәрдә Сәхиповлар һәм Ямалиевларга да биреләчәк. Тик фермерлар бер шарт турында онытмаска тиешләр: терлек алган өчен акчаларның банк аша күчерелгәнлегенә рәсми документ булырга тиеш. Ягъни әгәр терлек базардан яки кеше кулыннан сатып алына икән, фермер бу субсидиядән колак кага, дигән сүз

- Ярый ла кешенең эш башлап җибәрер өчен бераз акчасы булса... Ә теләге булып та, эш башлар өчен матди мөмкинлеге булмаган кешегә нишләргә?

- Беренчедән, ташламалы ЛПХ кредитыннан файдаланырга мөмкин. Әлеге кредиттан файдаланучыларга табыш ала башлаганчы кредитның процент өлешен генә түләп бару мөмкинлеге дә бирелә бит хәзер. Тагын бер яңалык: быел Россия Хөкүмәте 2012-2014 елларга исәпләнгән "Эш башлаучы фермер" бәйгесен игълан итте. Әлеге бәйгедә катнашып грант алу өчен безнең республикага да квота бирелгән. Шушы көннәрдә Салагыштан Марат Мөхәммәдиев (рәсемдә) һәм Сокманнан Рамил Нәбиуллин әлеге бәйгедә катнашуның шартлары белән якыннан танышу максатыннан Казанда киңәшмәдә булып кайттылар. Марат Мөхәммәдиев югары технологияле, башкаларга үрнәк булып торырдай сөт юнәлешендәге ферма бинасы төзү белән мәшгуль бүген. Әлеге бәйгедә откан очракта, акчаларны бинага су кертү, электр үткәрү, асфальт юл салу, эш өчен кирәкле җиһазларны алу кебек максатларда файдаланырга мөмкин булачак. Ә Рамил сарыкчылык эшен тагын да киңрәк җәелдеререргә ниятли.

- "Татнефтепродукт" җәмгыяте дә эш башлаучы фермерларга ярдәм кулы сузачак, дигән сөенечле хәбәр бар дип ишеткән идек...

- Әйе, Татарстан Хөкүмәте әлеге җәмгыятькә эш башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге компания ферма каркаслары

алуда, ферма эчен җиһазландыруда ярдәм кулы сузачак. Мондый ярдәм безнең районга күрсәтелгән очракта әлеге җиһазларны Марат Мөхәммәдиев фермасына бирү күздә тотыла. Моңа кадәр дә "Татнефтепродукт" авыл кешеләренә тракторлар, печән кысу җайланмалары, чәчкеч, культиватор кебек техника алуда ярдәм итеп килде.

- Быел "Лизинг-грант" бәйгесендә катнашу мөмкинлеге булачакмы соң?

- Әйе, 2012 елда да әлеге бәйге дәвам итә. Моңа кадәр "Лизинг-грант" бәйгесендә безнең районнан 18 эшмәкәр грант откан иде. Бәйгенең шартлары белән тулырак tida.tatarstan.ru сайты аша танышырга мөмкин.

- Теләкләре булып та, эшне башлап җибәрергә куркыбрак торган авыл кешесенә ни әйтер идегез?

- "Күз курка, кул эшли" диләрме әле... Тик бу очракта куркырга кирәкми. Россия Хөкүмәте дә, Татарстан җитәкчелеге дә гаилә фермаларын төзүгә саллы ярдәм күрсәтә бүген. Бу ярдәмнән тәвәккәл райондашларыбыз да файдаланып калырга ашыксыннар иде. Без дә ярдәм итәргә әзер. Сүз уңаеннан, фермерларга муниципаль һәм дәүләт милкендәге җирләрне арендага бирү мөмкинлеге бар бүген. "Ак Барс" та җирләрне массивлап алган очракта бирергә каршы түгел. Озын сүзнең кыскасы - теләк кенә булсын.

Әңгәмәдәш - Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев