Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тәмәке тартмавың хәерле

    Владимир Путин тәмәкегә бәйле тыюларны бозган өчен җәзаларны билгели торган карарга кул куйды. Бу закон быелның 15 ноябреннән гамәлгә керә. Штрафлар күләмен белсәң, бәлки синең дә тәмәкедән гайрәтең чигәр... Иң беренче - күпкатлы йортлар подъездларында тәмәке тартучылар колагына. Күпләрегез, күршеләрегез турында уйламыйча, подъездга чыгып көйрәтергә ярата. 15 ноябрьдән соң подъездда,...

    Владимир Путин тәмәкегә бәйле тыюларны бозган өчен җәзаларны билгели торган карарга кул куйды. Бу закон быелның 15 ноябреннән гамәлгә керә. Штрафлар күләмен белсәң, бәлки синең дә тәмәкедән гайрәтең чигәр...
    Иң беренче - күпкатлы йортлар подъездларында тәмәке тартучылар колагына. Күпләрегез, күршеләрегез турында уйламыйча, подъездга чыгып көйрәтергә ярата. 15 ноябрьдән соң подъездда, хастаханәдә, мәктәпләрдә, эш урыннарында тәмәке тартучыларга 500-1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Балалар мәйданчыгында тартып утырсаң, 2000-3000 сумыңнан колак кагачаксың. Эш урынында тәмәке тарту өчен махсус урын булдырмаган җитәкчене 20000-30000 сум штраф көтә.
    Балигъ булмаганнарга тәмәке сатучыга 100000-150000 сум штраф каралган.
    Олы кеше яшүсмергә тәмәке алып бирсә, аңа 1000-2000 сум штраф түләтәчәкләр. Әгәр әти-әнисе алса, ата-ананы 2000-3000 сум штраф көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: